Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачка мөнәҗәт әйтүчеләр җыелды (бик күп фото)

Бүген Балтачыбызда «Ислам моңы» мөнәҗәт башкаручылар бәйгесе үтте.

Бәйге ТР мөселманнарының диния назәрате,Балтач районы мөхтәсибәте, район сәнгать мәктәбе белән берлектә уздырылды.

Чараның мөхтәрәм кунагы Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина иң элек катнашучыларга мастер-класс үткәрде.

Гөлзада Сафиуллина билгеләп үткәнчә, 1980 елларда мөнәҗәтләр әйтү тыелган. Хәзер исә моның өчен мөмкинлекләр бар, бары тик балаларны әлеге сәнгатькә кечкенәдән өйрәтү кирәк.

- Мөнәҗәттә иң мөһиме - ул сүз. Аны җыр белән бутарга ярамый. Мөнәҗәт белән җырның ритмнары төрле, шуны аера белү шарт. Безнең татар халкына гына хас мөнәҗәтләр бар. Аны башкарганда, күңел аша үткәреп, йөрәк белән чыгыш ясау кирәк. Ә тавышыңнын мөмкинлекләрен, матурлыгын күрсәтүне максат итеп куясы түгел, - диде остаз.

 

Татьяна Осипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөнәҗәт