Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бар да өелеп кала...

Тик бурычың гына үзең белән кабергә бара

Хәзер муллык заманында яшибез. Мал-мөлкәт, өй тулы җиһаз, шкаф тулы кием-салым. Тик бер нәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, адәм баласы да бер көн, бар байлыгын калдырып, җир йөзеннән китә. Аның гомер буе җыйган малы, әйберләре – барысы да өелеп кала.

Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисендә: «Бурычлы булып вафат булган кеше каберендә богауланып торыр, бу богаудан аны бурычын түләү генә азат итәр», – дип әйтелә. Җеназа намазы укылган вакытта имам: «Бу кешенең бурычлары калдымы?» – дип сорарга тиеш. Кемдер: «Әйе», – дип җавап биреп, дәлилләрен дә китерсә, имам: «Бу бурычны кем кайтара?» – дип, янә туганнарыннан сорый. «Әйе, түлибез», – диелгән очракта гына җеназа намазы укыла. Кире очракта мулла җеназа намазын укымаска да хаклы. Әгәр имам бу турыда сорамаса, ул гөнаһлы булып кала. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә юлында үлүчеләргә җәннәт ишекләре ачык, әгәр бурычы булмаса», – дип әйтә. Аллаһы Тәгалә бу кешенең бурычтан кала бөтен гөнаһларын ярлыкый. Чөнки башка гамәлләре – Аллаһы Тәгалә хакы, бурыч – кеше хакы. Димәк, аның хакын бу дөньяда түләмәсәк, ул кыямәт көненә кала.

Бурычны кемнәр өстенә алырга тиеш дисезме? Иң элек милек варислары. Алар милекне дә, аның бурычларын да үз өсләренә ала. Мирасны бүлгәнче, иң элек бурыч кайтарылырга тиеш.

Мәетне озатып, бераз тынычлангач, якыннары каршына тагын бер авыр сорау килеп баса. Мирас бүлү һәм мәрхүмнең шәхси әйберләрен нишләтергә? Мирас бүлү, васыятнәмә – монысы аерым зур тема. Аңа кагылышлы сораулар белән шөгыльләнүче аерым кешеләр бар. «Ниса» сүрәсенең 33аятендә: «Һәркемне (ирне, хатынны) ата-анасыннан вә туганнарыннан калган малга мирасчы итеп куйдык»… – диелә. Ислам дине бу мәсьәләне шулхәтле гадел, төгәл итеп куя. Мирас калдыручы кеше үзенең варисларын белергә бурычлы.

Мираска кемнең хакы бар? Мәрхүмнең улы-кызы, әти-әнисе, әби-бабасы, оныгы, әти-әнисе ягыннан туганнары һәм аларның балалары – болар барысы да варислар. Әмма ләкин аның әти-әнисе, балалары, хатыны я ире исән булганда, мирас фәкать алар арасында бүленә, чөнки болар беренче категория туганнар исемлегенә керә. Әгәр шушы төр туганнардан берсе дә булмаса, мал икенче категория туганнар арасында бүленә, алар мәрхүмнең бертуган абый-апасы, энесе-сеңлесе булырга мөмкин. Инде болары да булмаса, мирас малында мәетнең әти-әнисе белән бертуган абый-апа, эне-сеңел һәм аларның балаларының да хаклары, һәрберсенең өлеше бар.

Гомумән алганда, мәрхүмнең малы бишкә бүленә. Иң беренче кәфенләү, кабер казу, күмү мәшәкатьләре хәл ителә. Аннан соң мөлкәтен залогка биреп тормаганмы, шуны карыйсы. Янә килеп, мәрхүмнең бурычы булса, аны түләү тиеш. Пәйгамбәребезнең дә (с.г.в.), үләр алдыннан, минем сезгә бурычым калмадымы, дип сораганы мәгълүм. Шунысы да билгеле, пәйгамбәребез (с.г.в.), мөмкинлеге булганда, мәрхүмнәрнең бурычын үз өстенә алган.

Әгәр мәрхүм үз малының өчтән берен фәкыйрьләргә васыять иткән булса, шуны ияләренә тапшырганнан соң гына калган мал туганнар арасында бүленә. Әти-әнинең матди байлыгына ия булудан тыш, балалар аларның дусларын дус тотарга да бурычлы.

Күпләрне мәрхүмнең киемнәр мәсьәләсе борчый. Үлгән кешенең киемнәре, шул ук исән кеше киемнәре шикелле, ягъни кием хөкемендә йөри. Әгәр дә алар искергән, тузган икән, яндырасыз яки ташлыйсыз. Ә инде кияргә яраклы булса, балалары, туганнары кия ала яисә мохтаҗларга биреп була.

Әгәр дә үлгән кешедән калган әйберләрнең кыйммәте бар икән, мәсәлән, алтын яки көмеш әйберләр, алар варисларга мирас булып кала. Кыйммәте булмаган әйберләр, әйтик, протез тешләр, мәет белән бергә күмелсә дә була, әмма күмеп кую мәҗбүри түгел.

Равил хәзрәт Бикбаев,
якташыбыз, Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам бурыч Мөлкәт бүлү