Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бар кеше игелек кылса, яктырыр иде дөнья…

Әйе, нәкъ шулай... Әз генә яхшылык эшләгән кешене күрсәк тә күңел сөенә. Кулларда һәм йөрәктә егәр барында игелек кылырга ашыгыйк, усаллыктан һәм явыз нияттән ерак булыйк.

Бездә мәчет ачылуга  быел - 25 ел. Мәчетебезнең һәрчак  матур булырга тиешлеген  искәртеп, күп кенә эшләр эшләткән “Маяк” җәмгыяте директоры  Хәлил Әгъләмович: “Татарстанга килеп кергәндә, без беренче авыл,  мәчет  балкып торырга тиеш”, - дип, мәчет имамы Таһир әфәндегә үзенең тәкъдимнәрен җиткерә. һәм мәчеттә ремонт эшләре башлана.  
Мәчетне җылыту өчен  өр-яңа газ миче куела. Аш бүлмәсе  ясала: газ плитәсе, кухня гарнитуры, суыткыч алына. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен идәне җылытылган заманча ике бәдрәф ясала. Электр челтәре, ишекләр яңартыла. Яхшы булсын дигән ният белән әйбернең сыйфатлысын алалар, эшләүчеләр дә  хезмәтләрен намус белән башкаралар. Барлык материалны җирлек башлыгы алып кайта, имам гаиләсе белән  ремонт ясаучыларга булыша; авыл апалары юалар, сөртәләр, коймаларны буйыйлар. Ремонт  чыгымын  тулысы белән колхоз күтәрә. Моның өчен  колхозчыларга, Хәлил Әгъләмовичка  рәхмәтлебез. “Җитәкчеләребез мәчеткә йөз белән тора, һәр ел саен колхоз корбан чалдыра,  бәлки шуңадыр эшләре алга бара, адымнары нык”, - ди имам.    
Аллаһы Тәгалә безне яраткан: эшләр өчен кул, сайлар өчен юл биргән. Кулыңнан килгән кадәр игелекләр кыл, дигән. Яшәгән һәр көнебез, эшләгән һәр эшебез якты бер нур булып торсын.
 

Шеңшеңәр авылы халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет