Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәрәкәтнең сере нәрсәдә?

Ий, Аллаһының Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем»

Халид бине Вәлид тапшырган хәдистә әйтелә: бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам янына бер гарәп килеп: «Ий, Аллаһының Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем», – дип әйтте. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам шунда: «Син сора, мин җавап бирермен», – дип әйтте.
 – Иң гыйлемле кеше булырга телим. – Аллаһы Тәгаләдән курык, шулвакыт иң гыйлемле кеше булырсың.
 – Иң бай кеше булырга телим. – Аллаһы сиңа биргәннәрдән канәгать бул, шулвакыт иң бай кеше булырсың.
 – Иң гадел кеше булырга телим. – Башкаларга да үзеңә теләгәннәрне телә, шулвакыт иң гаделе булачаксың. 
– Иң игелекле кеше булырга телим. – Син кешеләргә файда китерүче бул, шулвакыт иң игелекле булырсың. 
– Аллаһы каршында үзенчәлекле булырга телим. – Син Аллаһыны күбрәк зикер ит, шулвакыт Аллаһы каршында да үзенчәлекле булырсың. 
– Камил иманлы булырга телим. – Холкың өстендә эшлә, аны яхшырт. Шулвакыт иң камил иманлы булырсың. 
– Тәкъва булырга телим. – Син, Аны күргәндәй гыйбадәт кыл; син Аны күрмәсәң дә, Ул сине күрә. 
– Аллаһыга буйсынучы булырга телим. – (Аллаһы) кушканнарын үтә, буйсынучы булырсың.
 – Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә мине югары дәрәҗәләргә күтәрүен телим. – Кешеләргә карата каты күңелле булма, Аллаһы сине югары дәрәҗәләргә күтәрер.
 – Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә миңа карата мәрхәмәтле булуын телим. – Үзеңә һәм калганнарга карата да рәхимле бул.
 – Гөнаһларымның азаюын телим. – Тәүбәләреңне арттыр һәм гөнаһларың да кимер. 
– Намуслы кеше булырга телим. – Кешеләргә үз эшләрең турында зарланма.
 – Бөтен кешедән дә көчле булырга телим. – Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кыл, иң көчлесе булырсың.
 – Аллаһы Тәгалә ризыгымны арттыруын телим. – Һәрвакыт тәһарәтле йөр. 
– Аллаһы Тәгаләнең Кыямәт көнендә миңа ачуланмаячагына ышанасым килә. – Аллаһы Тәгаләнең бер мәхлугына да ачуланма.
 – Аллаһы Тәгаләнең догаларыма җавап бирүен телим. – Тыелган гамәлләрдән ерак бул, шулвакыт Аллаһы да догаларыңа җавап бирер.
 – Аллаһы Тәгаләнең Кыямәт көнендә минем җитешсезлекләремне яшерүен телим. – Кардәшләреңнең хаталарын яшер. 
– Гөнаһлардан һәм хаталардан нәрсә саклый ала. – Күз яшьләре, буйсынучанык һәм авырулар.
 – Аллаһы Тәгалә каршында иң изге гамәлләр нинди? – Күркәм холык, тыйнаклылык һәм кайгыларга сабыр булу.
 – Аллаһы Тәгалә каршындагы иң начар гамәл нинди? – Начар холык һәм саранлык. 
– Бу һәм теге дөньяда Аллаһы Тәгаләнең ачуын нәрсә баса? – Яшерен садака бирү һәм талашканнарны дуслаштыру.
 – Кыямәт көнендә җәһәннәм утын нәрсә сүндерә ала? – Кайгыларга һәм хәсрәтләргә түземлек.
 – Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның Пәйгамбәренең яраткан бәндәсеннән булырга телим. – Аллаһы Тәгалә һәм Аның Пәйгамбәре яратканнарны ярат.
Сездән – сорау, бездән – җавап

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш