Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Барысы да Коръәндә язылган»

Шушы көннәрдә Балтач бистәсендә урнашкан «Балтач нуры» мәчетендә мөселман ханымнары-туташлары өчен вәгазь кичәсе булды.

Кичәгә озак еллар үзәк хастаханәдә хатын-кызлар табибәсе булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда ислам кануннары нигезендә яшәүче Зөһрә Нигъмәтҗанова чакырулы иде.


Иң элек «Балтач нуры» мәчете мөгаллимәсе Гөлсинә ханым Закирова чираттагы дини гыйлем бирү дәресләрен уздырды. Чарага килүчеләр күп иде – уку бүлмәсе тулы мөслимәләр. Изге Рамазан аена хәзерлек турында сөйләшеп, ил-көннең иминлегенә, тынычлыгына догалар кылганнан соң, Зөһрә Галиевна ханымнарга-туташларга карында ничек бала яралуы, ничек үсеш кичерүе, ана белән бала арасындагы мөнәсәбәт турында сөйләде, хатын-кызларда нинди чирләр булырга мөмкинлеге турында аңлатты, медицина ягыннан даими тикшеренүләр үтеп торырга киңәш итте. Хатын-кыз өчен файдалы гамәлләрне ул Коръән аятьләренә бәйләп төшендерде.
– Боларның барысы да 1400 ел элек Коръәндә язылган булган, ә безнең галимнәребез егерменче гасырда гына өйрәнеп исбат итте, – диде ул Аллаһы Тәгаләнең көч-көдрәтен раслап.
Зөһрә Галиевнага сораулар бик күп булды һәам аларның барысына да аңлаешлы җаваплар табылды.


Очрашу азагында үзәк мәчет мәдрәсәсендә укучылар да чыгыш ясады, дини гыйлем алу буенча бик күп уңай фикерләр яңгырады. Файдалы вәгазь кичәсеннән һәркем канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп таралышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев