Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Башка диннәрдә корбан чалу бармы

Корбан чалу бөтен борынгы культураларда һәм цивилизацияләрдә булган һәм хәзер дә сакланучы мөһим дини йола булып тора.

Борынгы кешеләр үзләренең иляһларын ризалату өчен һәм шөкер йөзеннән төрле ашамлыкларны, хайваннарны, кошларны, һәм хәтта кешеләрне дә корбан иткәннәр.
Корбан чалуны Аллаһ төрле пәйгамбәрләр аркылы да халыкларга әмер итте. Бу әмерләр Мусага (г.с) бирелгән Тәүратта һәм пәйгамбәребез Мөхәммәткә (сгв) иңдерелгән Коръәндә дә бардыр.

Иң беренче корбанны Адәмнең балалары Кабил һәм Һабил китерделәр. Кабил Аллаһка игенче булу сәбәпле бодай китерде, ә Һабил көтүче булу сәбәпле сарык китерде.

Яһүди дине
Яһүди динендә корбан чалу гыйбәдәте булган. Бу хакта Тәүратта һәм Талмудта әйтелә. Бу йола да аларга Ибраһим һәм аның улы Исмагыйль вакыйгасыннан соң керде. Иврит телендә дә корбан "корбан" (Аллаһка якынаю) дипатала. Ләкин алар чалган корбаннарын ашамадылар һәм таратмадылар, ә утта яндыра торган булдылар. Хәзерге заманда яһүдләрдә корбан чалу йоласы инде үтәлми.Чөнки корбан чалу йоласы фәкать Йерушалаимдагы (Иерусалм) храмда гына башкырылырга тиешле, бу храм инде 3000 мең ел элек җимерелгән. Әмма Мошаих килгәннән соң ул бу храмны төзеячәк һәм корбан чалу йоласы кабат тергезеләчәк. Ләкин шулай да интернетта кайбер яһүдләрнең Ирусалимда тавыкларны яки сарыкларны корбан итеп чалган күренешләрен күрергә буладыр.

Христиан дине
Христиан динендә корбан итеп хайван чалу йоласы гамәлдән чыгарылган, хәтта христианнар шул ук яһүдләр ышанган Тәүратка ышанып яшәсәләрдә. Чөнки Гәйсә пәйгамбәр хрестианнар әйтүенчә тәредә үлгәндә үзен корбан итеп бөтен кешелекнең гөнаһларын үзенә ала. Бу аның үзен корбан итүе, Тәүратта әйтелгән корбан йоласын гамәлдән чыгара. Шулай итеп корбан йоласы урынына евхаристия йоласы керә. Бу йоланың мәгънәсе шунда, хәмер белән икмәкне изгеләштереп, хәмер Гәйсәнең каны, ә икмәк Гайсәнең тәне дип болардан авыз итү һәм шул рәвештә Аллаһ белән кушылу. Бу йола хрестиан диненең бөтен агымнарында да бик мөһим йолалардан санала. Бу аларның Аллаһка корбан китерүләредер.

Ләкин грузин проваслав чиркәве башка хрестианнардан караганда корбан чалу йоласы булуы белән аерылып тора. Грузиядә корбанны төрле сәбәпләр белән чалалар. Күбрәк корбаннар Аллаһка берәр нигъмәт өчен шөкер йөзеннән чалына, яки армиядән егет кайтса, яки озак авырудан тазарса, яки мәетнең рухына багышланып чалына. Бу йола аларга әрмән халкыннан килеп кергән дип әйтелә. Әрмәннәрдә корбан чалу матах дип атала. Аның мәгънәсе мохтаҗларга ярдәм итеп Аллаһка бүләк ясау. Әрмән чиркәве корбан чалуны дини йола буларак кабул иткән.

Мәгълүм булганча әрмәннәр һәм грузиннар ислам хәлифәтенә 7 нче гасырның урталарында Госман (р.г) вакытында кушыла һәм корбан чалу йоласы аларга мөселманнардан кергән булса кирәк.
Фото: http://gailya.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250