Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Башта хобби гына иде»

Бу курсларның дәвамлы булачагына шикләнми инде Айгөл. Кеше берсеннән-берсе күрә, ишетә, кызыксыну көчле, инде кибет-базарлардагы бертөрлелектән дә туеп киттеләр кебек. Ник дисәң дә, үз кулларың белән, үзең теләгәнчә эшләүгә җитми бит, ди.

– «Мәгърифәт мәркә-зе»ндәге тегүчеләр курсының быелгысы гыйнварда ачылды. 2010 елда мин аны курслар итеп түгел, сораган таныш-белешләрне өйрәтү өчен генә дип башлаган идем, – ди мастерлары Айгөл Хәлиуллина. – Беренче елны ун хатын-кыз өйрәнде. Берничә машинабыз гына бар иде. Ел саен курслар беткәч, киләсе елга килүче булмас инде дип, тегү машиналарын чистартып, майлап, тартмаларга салып куям. Кышкы чорга керүгә, быел тагын өйрәт инде диләр дә, тагын шөгыльләнә башлыйбыз. Унтугызар кеше өйрәнгән еллар булды. Быел ундүрт кеше өйрәнәм дип килде. Иң яше Мәдинәгә 19 яшь, Пүскәннән Әминә апа белән Субаштан Рәйфә апаларга 61әр яшь. Балтачның үзеннән генә түгел, ерак авыллардан да киләләр.

Быел грант отып, бу курсларны «Милли хәзинә остаханәсе» дип үзгәрткәннәр. Заманча программалар көйләнгән машиналар алганнар. Хәзер инде Айгөл үзе дә бу курсларның дәвамлы булачагына шикләнми. «Кеше бит берсеннән-берсе ишетә, күрә, кызыксыну көчле, – ди ул. – Кибет-базарлардагы бертөрлелектән дә туеп киттеләр кебек, ни дисәң дә, үз кулларың белән, үзең теләгәнчә эшләүгә җитми бит»...

–Айгөл кебек өйрәтүче булганда күлмәк-итәк кенә түгел, әллә ниләр тегәргә өйрәнергә була, –ди Кариле авылыннан килгән  Лилия Бәдыйхова. – Өч айда ике күлмәк, бер итәк тектем.

–Ундүрт кеше белән берьюлы эшләсә дә, барыбызга өлгерә. Монда килгән барыбызны да тегү буенча нульдән башлап өйрәтәсе бит, – ди Вәсилә Газизова да. Ул инде үзенә бик матур костюм теккән.

– Мин биредә дүрт ел укып, үткән ел мәдрәсә тәмамлаган идем, – ди Әминә апа Хәкимҗанова. – Тегү курслары алып барганын шунда ишетеп кызыгып калган идем. Элекке әбиләр заманындагы төсле бала итәкле күлмәкләр тегәргә өйрәнәсем килде. Үзлегемнән иске әйберләрне сүтеп, шулардан карап, тектем дә. Әмма мондагыга җитми шул инде. Айгөл безне үлчәү алырга да, сызымнар сызарга, өлге ясарга, тегәргә, чигәргә... барысына да өйрәтә. Гыйнвардан укый башладык. Башта бөтенебез бер фасонда итәк тектек. Хәзер инде һәркем үзе теләгәнчә күлмәк тегә. Милли бизәкләр дә, чәчәкләр дә чигеп тегәбез. Үземә чәчәкләр чигеп күлмәкне тегеп бетердем инде, шөкер, теләгемә ирештем. Әле туктарга җыенмыйм, осталыгымны шомартып, оныкларыма да төрледән-төрле киемнәр тегәсем килә. Трикотаждан теккән әйберләрне бик матур да, җайлы да диләр, аларын да тегеп карыйсы килә.

Айгөл әле мәчеттән тыш берничә ел инде укучылар белән дә шөгыльләнә. Түгәрәкләр формасында башта гимназиядә, соңгы елда Балтач урта мәктәбендә ике төркемдә – өченче һәм бишенче-алтынчы сыйныфта укучы кыз балаларны тегәргә өйрәтә.

–Балалар да бик яратып өйрәнә, – ди Айгөл. – Ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Башта сумка тектек, инде алар белән дә үзләренә күлмәк кисә башладык...

Айгөлнең алты дипломы бар. Башта дини мәдрәсә тәмамлый, аннан әти-әниләренең теләгенә каршы килмим дип, югары белем ала, аннан... “Без өйләнешкәч, ирем Рамил тегү машинасы бүләк итте, җебен, башка кирәк-яракларын алып кайтты. Бала чактан бик тегәсем килә иде. Сөенә-сөенә алъяпкыч тегеп карадым, әйбәт кенә килеп чыкты. Әмма катлаулырак әйберләрне үзем теләгәнчә тегә алмадым. Шуннан соң тегүчелек буенча укып, ике диплом алдым, – ди ул үзе. – Тегүчелек хатын-кызга бик кирәкле шөгыль дип саныйм мин. Югары белем дә кирәк. Берсе икенчесенә зыян итми. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән бу һөнәргә өйрәтеп калсаң, ул аңа гомере буена файдага булачак... Хобби буларак кына башлаган бу кызыксынуым бүген инде тормышымда төп шөгыльләрнең берсенә әйләнде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач үзәк мәчете Мәгърифәт мәркәзе Милли хәзинә остаханәсе