Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Башы пеләш кеше ни эшләргә тиеш

Сорау: Ислам динендә чәчне күчереп утырту рөхсәт ителәме? Юк икән, нинди ысул киңәш итә аласыз?

Җавап: Сүз хәтта үз чәчләреңне күчереп утырту турында барса да, бу тыелган. Башка төрле фикерләр булса да, бүгенге көндә бу күпчелек Фәкиһләрнең карашы. Моңа кешенең тумыштан булган үзенчәлеге итеп карасак, аның тыелган булуына инанабыз.

«Нәрсә киңәш итә аласыз?» - дип сорыйсыз. Беренчедән, чәчләр коелуы кеше өчен ниндидер психологик проблемалар сәбәбенә әверелергә тиеш түгел. Дөньяда чәч коелудан интеккән, пеләш кешеләр чәчләре яхшы булган кешеләргә караганда күбрәк. Кеше башын каплап йөрергә тели икән, аңа түбәтәй киеп йөрергә киңәш итәргә мөмкин. Без башка ысуллар тәкъдим итә алмыйбыз. Ә Аллаһка яхшырак мәгълүм.

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Шура журналы, №19 2017 ел.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе