Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бау өчен дә җавап бирәсе

Бер бай үләр алдыннан: «Минем белән бер көн кабердә яткан кешегә ярты байлыгымны бирәм», – дип васыять итә. Ләкин әлеге бай үлгәч, берәүнең дә кабергә кереп ятасы килми, бары тик фәкыйрь йөк ташучы гына ризалаша.

Кабергә сөаль фәрештәләре килгәч, бу бай беркая да китми дип, сорау алуны фәкыйрьдән башлыйлар. Әлеге кешенең йөк ташый торган бер бавы була. Менә шул бауны каян алганы, нинди акчага юнәткәне, нинди максатларда файдаланганы хакында бик озак тилмертеп сорау алалар. Икенче көнне казып чыгаргач, әлеге йөк ташучы бар көченә чаба башлый. Кешеләр: «Әй, тукта, үзеңә тиешле өлешне ал», – дип, аңа байның васыять итеп калдырган өлешен бирмәкче булалар, әмма йөк ташучы: «Бер бау өчен күпме җавап тоттым, ул байлык өчен ничек җавап биреп бетермәк кирәк», – дип, байлыктан баш тарта.

(Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев