Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Белә идеңме? Өмет өзелү – олы гөнаһ

Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү – ул йөрәкнең катылануы, изгелектән ерагаеп, Аллаһның рәхмәтен бөтенләй көтмәү һәм Аңа өметләнмәү. Бу гамәл ислам динендә кешеләрне һәлак итүче гөнаһлардан саналадыр. Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү төрлечә чагыладыр:

1. Кеше Аллаһтан курыкмыйча, Аның газабыннан үзен имин дип санап, гөнаһлар кылуын дәвам итә. Раббысының рәхмәтенә һәм ярдәменә өмет итми, шул сәбәпле, Аллаһыдан читләшүен дәвам итә. Бу гөнаһлы тормыш нормага әйләнә. Бу кешегә, хатасын аңлап, тәүбәгә килү бик авырдыр. Хаталарын аңлаган хәлдә дә, ул үзен җиңә алмый, гөнаһлары җибәрми.

2. Кеше гөнаһлар кылганнан соң, аларның күплеген аңлап, миңа инде гафу юктыр, Аллаһ инде мине кичермәс дип ышанып, Аллаһның рәхмәтеннән һәм ярлыкавыннан өмет өзә, тәүбәсен мәгънәсез эш дип саный башлый. Бу – кешенең Раббысының чиксез мәрхәмәтле һәм ярлыкаучы икәнен белмәүдән килеп чыгадыр.

Аллаһның рәхмәтеннән өметләрен өзеп, гөнаһларга чумучылар үзләрен Аллаһның мәкереннән имин дип уйлыйлар. Галимнәр әйтүенчә, Аллаһның мәкере шуннан гыйбарәт: Аллаһ аларны байлык, балалар һәм озын тормыш белән нигъмәтләр. Шуларга алданып, алар азарлар. Пәйгамбәребез әйтте: “Әгәр дә Аллаһ кешегә гөнаһларына, азуына карамастан теләгәннәрен биреп бара икән, бу Аллаһның аны түбәнсетүе булыр (Әхмәд, Табарани, Бәйхакый).

3. Кеше Раббысының ризыгыннан, ярдәменнән, шифа килүдән өметен өзә һәм Раббысы хакында начар уйлар уйлый башлый. Аллаһ бер кудуси хәдистә әйтте: “Минем колым Минем хакта ни уйласа, Мин аңа шундый булырмын. Шуңа күрә ул Минем турыда ни теләсә шуны уйласын” (Салих әл-җамиг).

4. Догам кабул булмады дип өметне өзү. Кеше берәр авыр хәлгә тарыганнан соң аннан тизрәк котылырга тели. Догалар кылганнан соң да тиз арада җавап килмәгәч, өметен өзеп, дога кылудан туктый. Үзе өчен дога кылганда кешенең ихласлыгы көчле була, ә бу вакытта ул Раббысына бик якыная һәм Аллаһ колының шушы халәтен озаккарак сузарга тели. Ләкин кешенең дога кылганда ашыгуы доганың кабул булмавына бер сәбәптер.

5. Пессимизм яки төшенкелеккә бирелү. Пессимизм кешенең иманын зәгыйфьли һәм аның алга таба омтылышын юк итә, киләчәккә өметен өзә. Әлбәттә, һәр кеше тормышында күпмедер вакытка төшенкелеккә бирелергә мөмкин, ләкин аның Аллаһка булган иманы һәм өмете өзелмәскә тиеш, шулар ярдәмендә ул “аягына баса” алачак.

Мөселман кешедә берьюлы өч төрле хис булырга тиеш: Аллаһтан курку, Аллаһның рәхмәтенә өмет итү һәм Аны ярату. Шул сәбәпле ул, Аллаһтан куркып, гөнаһлардан тыела, Аның рәхмәтен, ярдәмен өмет итеп, Аллаһтан ярдәм һәм гафу сорый, Аллаһны яратып, Аңа буйсына, Аны гел искә ала. Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү кешедә изгелеккә омтылуны һәм гөнаһлардан тыелуны юкка чыгарадыр һәм мөселманны имансыз калдырырга да мөмкиндер.

Марат хәзрәт СӘЙФЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев