Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Белүчеләр белән белмәүчеләр бертигезме?” (+фоторепортаж)

Гыйлем сүзе Коръәндә 70 тән артык урында кабатлана. Димәк...

Безнең буын җәмгыять үсешенең төрле чорларын күрүе белән бик бәхетле. Соңгы 60-70 ел эчендә дөньяда гаять зур үзгәрешләр булды. Безгә керосин лампасы яктысында дәрес әзерләргә дә, урак белән әниләрнең ашлык урганнарын, салам ягып, өй җылытуларын да күрергә туры килде. Беренче электр лампалары янганын, радио сөйли башлауларын да күрдек. Өйләрне газ белән җылыту, асфальт юллар, тормыштагы бүгенге башка бик күп  уңайлыкларның да рәхәтен татыдык. Шулай да үзгәрешләрнең иң куанычлысы – ул халкыбызның дингә кайтуы, авылларда мәчетләр эшли башлау, диннең күтәрелүедер. Районыбызда Казандагы “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге мәдрәсәнең бүлекчәсе эшли башлау бу нисбәттән зур этәргеч бирүче вакыйга булды.

Мин үзем дә, дүрт ел укып, быел шушы мәдрәсәне тәмамладым. 1 август көнне 36 шәкерт кулларыбызга  мәдрәсә тәмамлау турында дипломнар алдык. Диплом алу бик күңелле булса да, бу көн күпмедер ямансу да булды. Ни дисәң дә, мәдрәсә белән, хөрмәтле мөгаллимнәребез, курсташлар белән хушлашу да бит бу. Быелгы чыгарылыш, “таҗлы вирус” сәбәпле, шактый үзенчәлекле булуы белән дә истә калачак. Гомуми белем мәктәпләрендә генә түгел, мәдрәсәдә дә күп чаралар он-лайн режимында башкарылды. Безгә,  чыгарылыш сыйныф шәкертләренә дә, диплом яклауны ZOOM  программасына кереп, интернет аша башкарырга туры килде. Башка төшкәч, өйрәнми хәл булмады. Мәдрәсәдә уку, инде дөньяви уку йортларын тәмамлаган булсак та, безгә  ислам динебез буенча күп мәгълүмат, киң кырлы белемнәр бирде.

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Бу сүз Коръәндә 70 тән артык урында кабатлана икән, бу тикмәгә түгел. Аллаһ Тәгалә әйтә: "Әйт: "Белүчеләр белән белмәүчеләр бер тигезме?” (әз-Зүмәр – 9). Шунысын әйтергә кирәк, мәдрәсәнең Балтач бүлекчәсенең дәрәҗәсе елдан-ел арта. Монда, беренчедән, тирән белемле остазлар-мөгаллимнәр дәрес бирсә, икенчедән, шәкертләр өчен барлык шартлар тудырылган. Уку бүлмәләре заманча җиһазландырылган, ашханә эшли. Мәдрәсәгә шәкертләр күрше Арча районыннан, Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән кадәр килеп укыйлар. Безнең төркемдә укыган Гөлсирә Габделкаюм кызы, Малмыждан дүрт ханымны да, үзенең җиңел машинасы белән укырга йөртеп, зур савап алды. Быелгы чыгарылышта артык зур булмаган Пүскән авылыннан – ике, Чапшардан өч кеше укыдылар. Шәхси машиналары булмаса да, Фәния ханым – Хәсәншәехтан, Люция ханым – Кунырдан, Хәтирә ханым Борнактан кадәр йөреп укыдылар. Мин бу мисалларны, укырга теләк булганда, каршылык та, сәбәп тә юк икәнлекне күрсәтү өчен яздым.

Соңгы вакытларда мәдрәсәдә тагын зур бер яңалык булды – Балтач җәмигъ мәчетенең имам хатибы, мәдрәсә мөдире Рамил хәзрәт Бикбаевның зур тырышлыгы белән райондагы дин тарихы музее ачылды. Аның үзен бер зур гыйлем алу мәктәбе  дип әйтеп була. Диплом алган 1 август көнне, безгә  дә аның белән танышу да насыйп булды. “Мәгърифәт мәркәзе”нең, чыннан да, исеме җисеменә туры килерлек булган! Анда бик күп материаллар, мәгълүмат  туплану белән бергә, мәркәз интернет челтәренә тоташкан. Он-лайн режимда да күп сорауларга җавап табып була.

Мәдрәсәне тәмамлау, әле белем алу тукталды дигән сүз түгел. Беренчедән, укыган саен, бик аз белүебезне аңлый гына барабыз. Икенчедән, алган белемнәрне дөрес итеп файдаланырга да кирәк бит әле. Бу турыда пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисләрендә болай диелгән: "Кеше үз белемнәре буенча яшәргә өйрәнми торып, гыйлемле кеше булып санала алмый". "Аллаһы Тәгаләдән файдалы гыйлем сорагыз, әмма файдасыз гыйлемнән Аллаһыга сыеныгыз", – диелә икенче хәдистә. Әйе, гыйлеме булып та, аны куллана белмәгән кеше – китап төягән ишәккә охшап калыр иде. Ә ишәк өстендә китап күбәюдән берәүгә дә файда юк, ишәкнең йөге генә арта. Шулай ук хәдисләрдә, алган белемнәрнең күп беләм дип масаю өчен булуы, зур гөнаһ икәне әйтелә. Монда иң зур бурыч булып, алган белемнәребезне башкаларга да җиткерү тора. Шушы бурычыбызны да Аллаһ риза булырлык итеп үти алсак иде.

Тиздән, октябрь аенда, мәдрәсәләрдә дә яңа уку елы башлана. Беренчедән, без үзебезгә төпле белемнәр биргән остазарыбыз-мөгаллимнәребезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез, яңа уку елында сезгә Аллаһтан саулык-сәламәтлек сорыйбыз, безнең яраткан мәдрәсәбез яңа шәкертләр белән гөрләп торса иде!

Солтан Фатыйхов,

мәдрәсәнең 2020 ел чыгарылыш сыйныфы старостасы, Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев