Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Белми калмагыз: Бөрбашта Мөселман балалар Сабан туе узачак

17нче июльдә Бөрбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак.

Балалар өчен Сабантуй Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла. Россиякүләм чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балалар килеп катнашачак. Бәйрәмгә килүчеләрнең саны 4-5 мең тирәсе булыр дип көтелә. Сабан туенда һәркем баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызларның яулыктан булулары сорала.

Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Бәйрәм көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора.

Быелгы бәйрәм программасына 30га якын ярыш кертелгән. Сабан туеның милли күрке булган көрәш ярышлары 2004 елда туган һәм аннан да яшьрәк булган, 18 яше тулмаган егетләр арасында 35, 50, 65, 75 килограммга кадәр һәм 75 килограммнан авыррак үлчәүләрдә узачак. Көрәшчеләргә паспорт белән килү шарты куелган. 

Сабан туе иртәнге сәгать 10.00да башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев