Бер генә авыруга дәва юк
Кайвакыт кешеләр: «Табибка бару, тәнгә укол кадату, дару эчү дөресме?» – дип сорый.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: «Әй, адәм балалары, хасталарыгызны дәвалагыз, Аллаһы Тәгалә авыруны яратты икән, аның дәвасын да яратты. Мәгәр бер генә авыруга дәва юктыр, ул авыру – картлыктыр», – дип әйткән. Бу хәдистән күренгәнчә, без һәрбер авыруны дәваларга тиеш булабыз һәм һәрбер авыруның дәвасы да бар. Әле бүген дәвалый алмыйлар икән, димәк, фән шул дәрәҗәгә кадәр үсеп җитә алмаган. Галимнәребез алдында шушы авыруларның дәвасын эзләү бурычы бар, димәк. Нәтиҗә: авыруны дәвалау да, төрле авыруларга каршы дәва эзләү дә дөрес.
Тагын шундый бер хәдисне искә алыйк: «Йогышлы авыру булган җиргә бармагыз, барсагыз – аннан чыкмагыз». Хәзрәти Гомәр радыяллаһу ганһе, бер шәһәргә сәяхәткә чыккач, анда вәба авыруы барын белеп, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисен искә төшерә һәм кире борыла. Шулвакыт аннан: «Син тәкъдиреңнән качасыңмыни?» – дип сорыйлар. Хәзрәти Гомәр радыяллаһу ганһе: «Тәкъдирем кушканга күрә, мин кире борылам», – дип җавап бирә.
«Адәм балаларының күбесе үзләренә бирелгән ике нигъмәтне аңламыйлар, алданалар. Бу нигъмәтнең берсе – сәламәтлек, икенчесе – буш вакыт», – дигән хәдис тә бар. Расүлебез Мөхәммәд (с.г.в.): «Адәм баласы сәламәтлегенең дә, үзенең таза вакытта эшләгән вакытының да кадерен белми», – дигән. Тагын бер уйландыра торган хәдис: «Картлыгыңнан элек яшьлегеңне ганимәт дип сана, үлемеңнән элек терек булуыңны ганимәт дип сана, хасталыктан алда сәламәтлегеңне ганимәт дип сана, шөгыльле вакытыңнан элек буш вакытыңны ганимәт дип сана». Ганимәт икән, димәк, син сәламәтлегеңне сакларга тиеш. Шушы фикерне дәвам итә торган тагын бер хәдис бар: «Адәм баласы вафат булганнан соң, аннан иң беренче: вакытыңны кая сарыф иттең, байлыгыңны нинди юллар белән җыйдың, җыйган байлыгыңны нинди урыннарга тоттың, Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлегеңне, гыйлемеңне нинди урыннарга сарыф иттең?» – дип соралыр». Сәламәтлек безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олуг бер бүләк икән, без аны сакларга тиеш. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, дигән сүз дә бар. Сәламәт яшәү рәвеше исә ислам дине кануннары белән тәңгәл килә. Бер китапта кызыклы статис-тика китерелә: бүген киң таралган авыруларның күбесе элек мөселманнар арасында булмаган, чөнки алар һәрвакыт тәһарәтле, госелле йөргән, дөрес тук-ланган, хәрам кулланмаган. Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлекне, теләсә нәрсә ашап-эчеп, теләсә нәрсә эшләп, бозыклыкта йөреп, исраф итәбез икән, моның өчен бездән сорау алыначак. Ислам кануннары белән яшәмәсәк, кайбер авыруларның килеп чыгуына үзебез дә сәбәпче булабыз.
Тагын бер хәдистә: «Адәм баласына авыру килмәс, авыру килде икән, ул аның гөнаһларына кәффарәт булыр», – диелгән Без авырыйбыз икән, димәк, гөнаһларыбыздан чистарынабыз. Һәм менә шушы гөнаһларыбызга кәффарәт булудан туктагач, Аллаһының рөхсәте белән, шифага ирешәбез. Пәйгамбәребез: «Кеше авыруына хас булган шифаны тапса, Аллаһының рәхмәте белән сәламәтлек тә табар», – дигән. Әмма даруның күләме һәм вакыты бар. Димәк, әле без даруны табу гына түгел, аның күләмен дә, кабул итү вакытын да чамаларга тиеш. Шуның өчен безнең табибларыбыз бар. Хәдистә: «Табибсыз шәһәрдә, табибсыз авылда тормагыз», – диелгән. Димәк, менә бүген дәүләт тарафыннан куелган табиблар безгә хезмәт күрсәтә икән, шифаханәләр бар икән, бу да Аллаһының безгә биргән олуг нигъмәте. Әгәр дәүләт аларны тотмаса, шәригатебезгә муафыйк булсын, дисәк, без үзебез, акча җыешып, берләшеп, табиб тотарга тиеш булабыз. Димәк, табиблы җирдә тору күркәм санала, бу безнең вазифабыз була. Әмма шуны онытмыйк: әгәр без табибка барып, йә булмаса, дарудан файда табып, савыгабыз икән, димәк, бу Аллаһының рәхмәте белән эшләнгән эш!
Җәлил хәзрәт Фазлыев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев