Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бер күтәргәч... өй булыр яки изге нияткә юлдаш табыла

Тирә-ягыбызда булган мисаллар шуны күрсәтә: авылдан чыккан һәр түрә үз авылы турында гына кайгыртса да, ул авылларга икенче сулыш өрелә.

Районыбызда да туган авылын онытмаган, аларга ничек тә ярдәм кулы сузарга тырышкан җитәкчеләр, эшмәкәрләр шактый. Андыйлар чын мәгънәсендә бәхетле авыллар. Әлеге бәхетнең тәмен татыр өчен, мөгаен, безнең Яңа Салавыч кебек, барып баш ияргә, ярдәм сорарга үзеннән чыккан бер җитәкчесе, күренекле шәхесе, бай эшмәкәре булмаган авылда яшәп карарга кирәктер. Зарланып әйтүем түгел, бездә дә асфальт юлы, яңа медпункты, кибете бар. Дуңгызчылыкта чума килеп чыкмаса, фермасы да гөрләп эшлисе иде (дөрес, ул әле дә эшли, тик быел дуңгызларны бетерергә мәҗбүр булалар, шулай да җитәкчелек кешеләрне эшсез, биналарны буш калдырмаска ышандыра). Башлангыч мәктәп, клубыбыз исә үзебезнең битарафлык аркасында ябылды (беренчесе күбебезгә кирәк булмады, ә клубка район җитәкчеләре ярдәм итәбез дигәндә дә эшләргә кеше табылмады). Бүгенге көндә районда бердәнбер мәчетсез авыл булып калуыбызга да әнә шул битарафлык сәбәпче иде бугай.

Ниһаять, бездә дә мәчет кирәклеген аңлаучы, авылдашларны "котыртучы"лар табылды. Дөрес, башта беркем дә мәчетнең төзеләсенә ышанмады. Авыл халкыннан җыйналган 40 мең сум акчага ышанып, документлар артыннан йөри башлаган Айдар Вәлиевка да, мәчет дип янып-көеп йөргән ветеран укытучы Рауза апа Зиннәтуллина, авыл старостасы Шәрифҗан абый Гыйлемҗановка да шикләнеп караучылар күп булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин исә бу фикерне куәтләп кенә калмады, җиңел кулдан беренче ярдәмне дә оештырды, аннан эстафетаны "Татарстан" хуҗалыгы җитәкчелеге үз кулына алды - бүген төзелеш фәкать шуңа гына тукталмыйча, кызу темплар белән бара! Рәис Айнур Нотфуллин эшне дә оештырды, җаваплы белгечләр дә билгеләде, төзелешнең барышы белән дә гел кызыксынып, эшләүчеләрнең хәлен белешеп тора. Эшләүчеләр дигәннән, авылда инде бура бурардай, агач эшкәртердәй осталар калмады дигән идек, алар да табылды, өмәләр үткәреп, халык та активлашты, бу изге эшкә хәләл акчалары белән ярдәм итүчеләр дә артты. Авылның иң матур, иң биек урынында мәчетнең бинасы көннән-көн күбрәк күтәрелә, матурлана барган саен, элек шикләнүчеләр дә, соклануларын, гаҗәпләнүләрен яшермәде...

Башланган эш - беткән эш дигәндәй, әле кайчан гына бура күтәргән егетләр инде түбә ябуга кереште. Рафаэль Сабирҗанов, Наил Вәлиев, Ринат Хөснетдинов, Рифат Ибәтуллин, Раузит Мәрданов, Фәргать Саттаров, Рифат Сабиров, Рәнис Фәйзрахманов, Раушан Зиннәтуллиннар (рәсемдә), салкын, буранлы көннәрдә дә, бер көн тукталмыйча, мәчет төзелешен тизләтүгә зур хезмәт куялар. "Язгы кыр эшләре башланганчы өлгерергә кирәк", - дип тырыша алар.

- Изге нияткә юлдаш табыла икән, - ди сөенеп һәм гаҗәпләнеп, Рауза апа Зиннәтуллина. - Авылдашлар гына түгел, чит-ятлар арасында да үзенең хәләл акчасыннан өлеш чыгаручылар шактый. Безгә бит кечкенә генә ярдәм дә бик кадерле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250