Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бер телем икмәкме, әллә...

Бер җирдә бик күренекле галим яшәгән. Шуннан ерак түгел генә ипи пешерүче яши икән. Аның әлеге галим белән бик тә очрашасы, күрешәсе килә ди.

Ипи пешерүченең хыялы турында ишеткән галим аның өенә килгән. Ипи пешерүче белән очрашкач, үзенең кемлеген әйтмәгән. «Аллаһ ризалыгы өчен бер телем икмәк бирә алмассызмы?» – дип үтенгән. Ипи пешерүче: «Монда синең кебек соранып йөрүчеләр күп», – дип, ул кешене куалап чыгарган. Анда әлеге галимне танучы булган һәм ул: «Син бит әле генә үзең күрү турында хыялланган шәех Шибли хәзрәтләрен куып чыгардың», – дигән.

Икмәк пешерүче, хәзрәтне куып җитеп, аягына егылып: «Хәзрәт, сезнең ризалыгыгызны алу өчен нишлим?» – дигән. Шәех Шибли хәзрәтләре: «Иртәгә 100 кешелек табын әзерләп, мине түргә утыртсаң, риза булырмын», – дигән. Икенче көнне ипи пешерүче, 200 кешелек мул табын әзерләп, хәзрәтне түргә утыртып, кунак итә. Кунакларның берсе: «Хәзрәт, сезне бик күп белә диләр, безнең арада җәһәннәмгә керүче кеше бармы?» – дип сорый. Хәзрәт: «Әлбәттә, бар. Менә бу табынны әзерләүче кеше җәһәннәмгә керәчәктер. Кичә Аллаһ ризалыгы өчен бер телем икмәк бирмәде, бүген минем ризалыкны алыр өчен 200 кеше ашата», – дигән.

(Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Йөз дә бер вәгазь» китабыннан)

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икмәк Аллаһ ризалыгы