Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Беренче урынны яулаган Азамат Шәмсетдинов 11 буынын белә

12 май көнне Казанның “Гаилә” мәчетендә республикакүләм “Шәҗәрә бәйгесе” булды.

Әлеге бәйгедә республиканың күп кенә шәһәр-районарыннан һәм шулай ук башка төбәкләрдән үз нәсел-шәҗәрәсен белгән милләтәшләребез җыелды.

Шәҗәрәсен ясап алып килүчеләр арасында нинди генә төрләре юк. Кемдер агач, кемдер боҗра, ә икенче берсе галәмдәге планеталар рәвешендә сурәтләгән. Сәнгать әсәрләренә тиңләшерлек эшләнмәләр барлыкка килгән.

Ел саен үткәрелүче бу бәйгедә безнең районның Алан һәм Бөрбаш мәктәпләреннән Гөлнур Мифтахова белән Ландыш Насыйбуллина җитәкчелегендә 20 укучы катнашып, уңышлы чыгыш ясап, Дипломнарга лаек булып кайтты.

Беренче урынны чыгышы белән Алан авылыннан булган Азамат Шәмсетдинов яулады. Азамат иң яшь катнашучы дигән исемгә дә лаек булды. Әле аңа нибары 6 яшь кенә. Ул үзе белән бергә 11 буынын белә.

“Иң кызыгы шул булды - әти, әни белән шәҗәрәне җыеп, төзегән вакытта үзебез белгән иң өлкән бабабыз Азамат исемле булганлыгы ачыкланды. Мин дә горурланып бабам исемен йөртәм бит!” – ди кечкенә Азамат. Бәйгедә катнашу өчен шәҗәрәне үсеп утыручы агач рәвешендә ясап алып киләләр алар.

Җиңү даны районыбызга кайтмыча, Яшел Үзән районының Осиново бистәсенә китсә дә, якташларыбызның төп нигезе һәм тамырлары Алан авылыннан булуы сөендерә. Азаматның әти-әнисе Айдар белән Рәмзия икесе дә шушы авылда туып-үскәннәр.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге