Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Берәүнең дә биштәре буш түгел»

Күптән түгел Норма авылы мәчетендә «Балтач нуры» мәчете имамы Илгиз хәзрәт янә «Фикердәшләр» клубы вәкилләре белән очрашты. Фикердәшчеләр моңарчы очрашуга үзен дәшсәләр, бу юлы хәзрәт аларны үзе чакырды.

Җылы, ихлас, самими очрашу физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрне битараф калдырмады, балалар да, яшьләр, өлкәннәр дә хәзрәтнең вәгазен бик бирелеп тыңлады. «Берәүнең дә биштәре буш түгел, һәрберсендә сынау бар», ди Илгиз хәзрәт һәм шуңа нигезләп, гыйбрәтле хәл дә сөйләп узды. «Бер авылда ятим малай бабасы белән генә гомер иткән, – дип башлады ул сүзен. – Бик авырлык белән генә алачыкта көн күргәннәр. Никадәр генә хәерче булмасыннар, бабай беркайчан да зарланмаган, борчуы булса да, шатлыгы булса да авызында гел бер сүз икән: арты хәерле булсын! Икәүләшеп көтү көткәннәр, авылдашларына хезмәт иткәннәр. Малай үсә төшкәч, атка кызыга башлаган, «Их, бабай, минем дә атым булса иде», ди икән. Җәй буе тырышып эшләгәннәр дә, бер колын сатып алганнар, аннан яхшылап тәрбияләгәннәр. Колын үскәч, чабышларда катнаша башлаган, гел беренче урынны ала икән, дәрәҗәле ат ярышларына мөкиббән киткән байлар бабайдан атын үзләренә сатуларын үтенгәннәр, зур суммада акчалар тәкъдим иткәннәр. Тик бабай да, малай да атны сатмаган. Моны белеп алып, боларны авыл халкы орыша башлаган, ник сатмыйсыз, ичмасам җир сатып алыр, өйле булыр, хәерчелектән котылыр идегез, диләр икән. Бераздан ат юкка чыккан, сатмагач, урлаганнар инде. Менә хәзер атыгыз да, акчагыз да юк, дип авыл кешеләре тагын әрлиләр икән үзләрен. Бабайның моңа да артык исе китмәгән, арты хәерле булсын, дигән. Көннәрдән-беркөнне ат табылган, ләкин бик нык дулап, малайны имгәтеп аткан. Авыл халкы тагын бабайга ябырылган, кирәк идеме сезгә ат, саткан булсаң шул чакта, акчаң да булыр иде, малай да харап булмас иде, ди икән. Арты хәерле булсын, дигән бабай тагын. Илгә кайгы килгән, сау-сәламәт ирләр, егетләр яуга киткән, гаиләләр туендыручысыз калган, күбесе кире әйләнеп кайталмаган. Ә онык, яуга яраксыз дип, бабай янында калган, йорт эшләрен карашкан, бергә тормыш алып барганнар». Менә шулай, һәрбер язмыш хәерле, дип, хәзрәт нечкә күңелләрдә алгы көннәргә өмет уятты, иман рухы иңдерде.

– Мәчеткә беренче тапкыр җыелдык, – ди «Фикердәшләр» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева. – Арабызда мөмкинлекләре җиткән кадәр ураза тотучыларыбыз бар. Рамазан ае якынлашкан көннәрдә дин әһелләре белән очрашып, сорауларыбызга җаваплар ишетү һәм изге Рамазан аена әзерләнү иде ниятебез. Илгиз хәзрәтнең дә безне мәчеткә җыеп кунак итәсе, сөендерәсе килде.

Хәзрәт очрашуны бик матур итеп, җайлап кына алып барды, сораулар да күп иде, аларга ул ипләп кенә җавап бирде.

Үзе дә йомшак күңелле хәзрәт гадәти генә булмаган очрашуны оештыруга җитди карый. «Фикердәшләр» клубы җитәкчесе белән киңәшләшеп, башта клуб оештырган чараларда катнаша, төрле категория кешеләрнең холыкларын өйрәнә, лепердәп кенә торган күңелләрендә авыр тойгылар калдырмас өчен, шушы гади генә очрашуга да ул зур әзерлек белән килә. Очрашуга барлыгы кырык биштән артык кеше килгән, арада олысы да, кечесе дә бар.

– Мин мәчеттән, хәзрәт белән очрашудан, җаныма ниндидер бер тынычлык алып кайттым, тормышым нурланып китте кебек тоелды, әгәр тагын чакырсалар, тагын барыр идем, – ди үтә дә тыйнак кыз Зөлфия Галиева.

Вәгазьдән соң фикердәшчеләр мул табын артына җыелды, күчтәнәчкә Чулпан Габделганиева бәлеш тә пешереп алып килгән иде. Әле бу соңгысы булмас, алга таба да андый очрашулар көтелер, иншаллаһ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ае