Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Берәр борчу-мәшәкать килеп чыкса, тизрәк нәзер әйтә башлыйлар

Вакыты билгеләнмәгән нәзерне дә, соңга калдырмыйча, вакытында, үз җаең белән үтәргә тырышырга кирәк.

Берәр борчу-мәшәкать килеп чыкса, кеше нәзер әйтә башлый. Бу диндә рөхсәт ителәме? Нәрсәне нәзер итеп әйтергә ярый, нәрсәне юк?

Рамил хәзрәт БИКБАЕВ җавабы:

– Динебездә нәзер әйтү дигән аерым йөкләмә юк. Бу ирекле эш. Һәм нәзер әйтмәү хәерлерәк. Кеше нәзер әйтә икән, бу очракта үз өстенә йөкләмә алган була һәм әйткән нәзерне әйткән күләмдә, әйткән вакытта үтәргә бурычлы. Күңелдән ният кылу – бу әле нәзер түгел, телең белән: “Нәзер әйттем, шулай булса, шулай эшләр идем”, – дип әйткән, “нәзер” сүзе кергән очракта инде нәзер булып санала. Нәзер шәригатькә каршы эшләрдә булырга тиеш түгел. Бервакыт Пәйгамәребезгә (с.г.в.) берәү әйтә: “Йә, Рәсүлаллаһ, шул җирдә корбан чалырга нәзер кылдым”, – ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Корбанны чал, ә урыны мәҗбүри түгел”, – диде. Ягъни бу җирдә (әйтик, әни нигезендә) дип билгеләп куярга кирәкми. Ниятләгәнсең икән, корбаныңны чаласың. Нәзер ике төрле була: вакыты билгеләнгән нәзер һәм вакыты билгеләнмәгән нәзер. Әгәр кеше шул көнне, шул вакытта эшлим дип әйтә икән, шул көнне үтәргә тиеш була. Вакыты билгеләнмәгән нәзерне дә, соңга калдырмыйча, вакытында, үз җаең белән үтәргә тырышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәзер