Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ә без кем: кырмыскамы, энә карагымы?

Гыйбрәтле хикәяләр.

Дәвасы кайда?

Бервакыт бик бай кеше авырып киткән. Кыйммәтле дарулар да, табиблар да дәвалый алмаганнар. Шулчак дуслары зур гыйлем иясен чакырганнар. Ул авырудан: «Сине берәр кеше хәтерең калырлык итеп һәм  кичерә алмаслык дәрәҗәдә бик каты итеп рәнҗетмәдеме?» –  дип сораган. Авыру: «Әйе», – дип җавап кайтарган. «Әлеге үпкәңне оныт һәм ул кешене гафу ит», – дигән акыл иясе. «Кичерә алмыйм шул», – дигән авыру. «Терелергә телисеңме соң?» – дип сораган гыйлем иясе. «Әйе», – дигән авыру.«Алайса, ул кешене гафу ит, синең авыруың шул үпкәдән. Ул рәнҗешең бетмичә, син терелә алмыйсың», – дигән гыйлем иясе. Сырхау акыл иясенең сүзләрен тыңлый һәм аякка баса.

«Бездән гөнаһлылар бармы?»

Фиргавен белән Иблис очрашканнар. Фиргавен Иблистән: «Без синең белән зур гөнаһ кылдык. Син Аллаһы Тәгаләгә буйсынмадың, мин үземне илаһ дип игълан иттем. Бездән дә гөнаһлырак кешеләр бармы?» – дип сораган. Иблис: «Андый кешеләр бик күп. Берәү кемне дә булса рәнҗетсә, аннан гафу үтенсә, рәнҗетелгән кеше мин сине гафу итә алмыйм дисә, ул безгә караганда да гөнаһлырак, чөнки ул үзен Раббысыннан өстен куя», – дигән. Аллаһы Тәгалә дә безнең гөнаһларыбызны гафу иткәндә, башкаларның үпкәсен гафу итә алмаслык кем соң без шул кадәр?!

Һичшиксез киләчәк

Кешеләр үлемнән котылмакчы булалар. Кайвакыт аның өчен бар көчләрен куялар һәм байлыкларын сарыф итәләр. Әмма үлемнән качу мөмкин түгел. Шул ук вакытта җәһәннәмнән котылу өчен җитәрлек тырышмыйлар. Ә бит аның юллары бар һәм бу мөмкин эш.

Үлем, һичшиксез, киләчәк, аңа әзер бул. Үлемгә әзер булу үлемнән курку да, үлемтекләр әзерләү дә түгел, ә күбрәк изге гамәлләр кылырга ашыгу ул. Үлем сәгате килгәндә кылган изгелекләрең гөнаһларыңнан күп булсын. Үлем хак булган кебек, үлгәннән соң терелү дә хак.

Кырмыскамы, энә карагымы?

Крыловның бар кешегә дә мәгълүм «Энә карагы һәм кырмыска» мәсәлен искә төшереп үтик: кыш – мәңгелек дөнья (ахирәт), кырмыска кышка әзерләнә, кирәк-ярак туплый (гамәл кыла), мәңгелек дөнья (ахирәт) өчен хәстәрләнә. Энә карагы исә бу дөньядан (фани дөнья) рәхәт таба, мәңгелек турында баш ватмый.

Ә без кем: кырмыскамы, энә карагымы?

(Җәлил Фазлыевның «Күңел бакчасы» китабыннан)

Фото: "Хезмәт" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гыйбрәтле хикәяләр