Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Без нинди мәзһәбтә?

Мәзһәбкә ияреп без тормышыбызны күпкә җиңеләйтәбез. Безгә дәлилләр эзләргә, ярты гомеребезне бәхәсле мәсьәләләргә багышларга кирәк түгел.

Безнең җирлектә хәзрәти Әбү Хәнифә мәзһәбе таралган. Әбү Хәнифә һиҗри белән 80 нче елны Гыйракта туа. Ул туган чорда илнең күпчелек өлкәләрендә төп галимнәр фарсы халкыннан була. Аның гарәп булмавы дин галиме булуына комачауламый. Кайберәүләр, Әбү Хәнифә Мәккә яки Мәдинәдә тумагач гыйлем ала алмаган, диләр. Бу да дөреслеккә туры килми, чөнки күпчелек сәхабәләр хәлифәт буенча таралган булалар, Гыйракта да алар күп була. Әбү Хәнифә туган Куфа шәһәре илнең башкаласы булып тора. Әбү Хәнифәнең галимнәре: Габдулла бине Мәсгуд, Галкамә бине Кайс, Ибраһим Нәхагый, Хәммәд бине Әбү Сөләйман. Шулай ук Әбү Хәнифә – Әнәс бине Мәлик Габдулла бине Әбү Гавеф, Сәһел бине Сәгыйди, Гамир бине Вәсилә һ.б. (р.г.) кебек сәхабәләрдән гыйлем ала. Димәк, ул үзе табигыйннардан була. Әбү Хәнифәнең укучылары имам Шәфигыйны укыталар. Аның зур галим булуында ул чордагы галимнәрнең дә, аннан соңгыларының да шиге юк.

Әбү Хәнифә кеше буларак та үз эченә иң яхшы сыйфатларны җыйган. Аның юмартлыгы, тәкъвалыгы һәр мөселманны сокландыраган һәм әле дә сокландыра. Шиксез, ул иярүгә лаеклы галим. Әгәр аңа иярергә теләмәсәң дә, ким дигәндә, аның кебек булырга, йә гыйлем һәм тәкъвалык ягыннан аны узып китәргә тырышу кирәк. Бүгенге көндә безнең җирлектә Әбү Хәнифә мәзһәбе таралган икән, аңа иярү хәерле, чөнки мәзһәбтән чыгу адашуга, ә Әбү Хәнифә мәзһәбен башка мәзһәбкә алыштыру фетнәгә китерә (бөтен мәзһәбләр асылда бер икән, бөтенесе дөрес икән, безгә башкасына күчүдән, фетнәдән гайре, нинди мәгънә). Мәзһәбкә ияреп без тормышыбызны күпкә җиңеләйтәбез. Безгә дәлилләр эзләргә, ярты гомеребезне бәхәсле мәсьәләләргә багышларга кирәк түгел. Тыныч кына гыйбадәт кылырга, рухи яктан камилләшергә мөмкинлек туа, чөнки Әбү Хәнифә Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә якынрак булган. Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлаган бабаларыбыз да Расүлебезгаләйһиссәламгә якынрак булганнар. Алар белән бәхәсләшү гадел булмас иде. Аллаһы Тәгалә хикмәттән, туры юлдан аермасын.

«Шура» журналы, 28 сан, Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам