Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Без сокландык сезгә!

Рәхмәт сезгә, балтачлылар! Дүрт ел буе Киров өлкәсенең Малмыж районына кергән Арык авылыннан, җәмәгатем Гөлсирә белән сезнең бистәдәге үзәк мәчеттәге югары мәдрәсәдә белем алдык. Беренче күрүгә үк Балтачны, аның кешеләрен, мөгаллимнәребезне, төркемдәшләрне бик яраттык.

Ул мәчет-мәдрәсәдәге тәртипкә, бөтен нәрсәнең шул дәрәҗәдә идеаль оештырылуына без шаккаттык. Рамил хәзрәт Бикбаевның оештыру осталыгы, белеме, әдәплелеге, сөйләм осталыгы... - без боларга да бик сокландык. Аллаһының рәхмәте булсын үзенә! Шулай ук барлык мөгәллимнәргә, төркемдәшләргә, дүрт уку елы буена безне тәмле ризыклар белән сыйлаган пешекче кызларга да рәхмәтләр яусын! Кызганычка, шушы көннәрдә булып үткән диплом тапшыру тантанасында катнаша алмадык, әмма күңелебез белән Балтачта идек. Атнага өч көн бер якка алтмышар чакрым юл йөрсәк тә, без аның авырлыгын сизмәдек. Юкса, икебез дә җитмеш яшьләр тирәсендә. Киресенчә әле, инде Балтачны сагынып та өлгердек. Биредә булган вакыйгаларны искә алганда һәрчак күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр тула. Ничекләр килдек, ничекләр укыдык дип сөенәбез, шөкер итәбез.

Олы рәхмәт хисләре белән Гөлсирә-Хәниф Корбановлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам