Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Безгә Мамадыш (Балтач) сыры да ярый

Әле генә изге айларны озатып, Рамазанның бер айлык эмбаргосы (чикләүләр) тәмамланып, менә-менә иркенләп ашый гына башлаган идек, янә яңа чикләүләр керде.

Берничә ай элек Америка Россия өчен үзенең акча янчык ларын, икътисад-сәүдә юл ларын япты. Америка каршында "ләббәйкә" дип торучы Аурупа илләре дә аның әмереннән чыга алмады. Әлеге адымга каршы ничек җавап бирергә? Инҗил кушканча, "Бер яңа гыңа сук салар, икенчесен куяргамы?", әллә Коръән куш кан ча, "Тешкә теш, күзгә күз" белән кайтарыргамы?
Чыннан да тамак мәсь ләсе безнең тормышта зур урын алып тора. Тамак сәбәпле җирдә күпме явызлык кылына. Корсагын кайгыртып, карак бәндә кеше малына кул суза, фахишә тәнен сата, ришвәтче ришвәт (взятка) бирә һәм ала, сатучы насыйбын арттырам дип, җимешнең бозыкларын аска тутыра, машина белән сәүдә итүче төне буе спидометр саннарын әйләндерә... Корсак туйдырам дип, туган белән туган дошманлаша. Илләр, халыклар арасында күпме кан коела? Күп сугышларга ризык бүлешә алмау китерә.
Шуңа күрә, дин атабыз Адәм чорыннан ук кешелеккә зур бер хаклыкны аңлатып килә, халык кына моны аңлый алмый: җан ияләренең ризыкларын Аллаһы Тәгалә Үзе бүлә. Кемгә күпме бирәсен, Бер Үзе хәл итә һәм бу эштә һичкемнең киңәшен яки рөхсәтен сорамый. Аллаһы Тәгалә: "Син - теләгән бәндәңне мөлкәтле итәсең, теләгәненнән тартып аласың" , - ди. ("Әл-Гыймран" сүрәсе, 26нчы аять).
Аллаһ һәр мәхлугының ризыгын Үз өстенә алды: мөэминнең дә, кяфернең дә, изгенең дә, яманның да... Хәтта иң яман җан иясе булган шайтанның да ризыгы Аллаһ кулында. Хәдистә килгәнчә: Иблис Аллаһтан: "Йә, Раббым, һәр мәхлугыңның ризыгын билгеләдең, ә минем ризыгым кайда?" - дип сорады. Иблис кяфер булса да, ризыкны кемнән сорыйсын яхшы белде. Аллаһ аңа: "Кем "бисмилләсен" әйтми ашаса, синең ризыгың шул булыр", - дип әйтте.
Кеше анасының карынында дүрт ай да ун көнлек булганда, Аллаһ аңа махсус фәрештәсен җибәрә, ул үзе белән кешенең гомерлек ризык микъдарын (лимит) алып төшә. Соңгы сулышына кадәр кеше шул ризыгың ала, беркем дә аның өлешенә керми. Ата-анасы да, туганы да, дошманы да... Һичкем Раббыбыз билгеләгән "лимитны" арттыра да, киметә дә алмый. Әгәр кешеләр бу хаклыкны аңласалар, күпме хәсрәтләрдән имин булырлар һәм башкаларны да имин итәрләр иде. Хәсән әл-Басри исемле галим: "Миңа язылган ризыкны, башка беркем дә ашый алмаганны аңлагач, күңелем тынычланды", - дигән. Ә бит әлеге сорауда ислам, насара (христианство), яһүди (иудаизм) диннәре барысы да бер карашта.
Аллаһ Үз ризыкларын бүлә һәм әлеге эшен Үзенең гыйлеме, хикмәте, рәхмәте белән башкара. Әлбәттә, кешегә һәрвакыт күбрәк кирәк. Әмма Аллаһ кемгә күпме бирәсен Үзе белә. Әгәр бөтен кешегә аның нәфесе теләгәнчә бирелсә, бу хәерле булмас иде. Шуңа күрә, Аллаһ вакыты-вакыты белән ризыкларын чикли, "эмбарго" куя. Чикләрнең кайберләре вакытлыча, кайберләре мәңгелеккә. Әмма, һәр чикләүнең үз хикмәте бар. Рамазан "эмбаргосы" бер айлык кына, әмма ул безгә ризыкның кадерен белергә, бер йотым суның кыйммәтен татырга өйрәтә. Бу дөньяда кешеләргә исерткеч эчемлекләр тыелган, ирләр өчен ефәк киемнәр, алтын бизәнгечләр ярамый. Әмма, сынауларны үтеп, җәннәт бакчаларына кайткач, анда ефәк, алтын һәм шәраб өстеннән санкцияләр төшә. Җәннәт әһелләре өсләренә ефәк һәм парча киемнәр киеп, алтын-көмеш касәләрне шәраб елгаларына "батырып", җәннәт эчемлекләреннән авыз итәрләр...
Аллаһ бәндәләрен дөньяда төрле ысуллар белән чикли. Шәригать кануннары дуңгыз ите, кеше малы, хәмер эчүне хәрәм итә. Шулай ук Аллаһ бер мәхлукларын башкалары аша да чикләргә мөмкин. Әгәр сыерны фураж савыты янында калдырсаң, ул туктый белми ашап күбенә һәм үлә. Шөкер, аны туктату өчен хуҗасы бар. Безгә дә кайвакыт, дөнья куып күбенмәсен өчен Раббыбыз туктатучыларын җибәрә. Аллаһы Тәгалә: "Әгәр Аллаһ берәүләрне икенчеләр белән тотып тормаса, җир өсте бозылып бетәр иде", - диде ("Бәкара" сүрәсе, 251нче аять).
Россиянең көнбатышка куелган азык-төлек эмбаргосы күпләрне аптырашка калдырды. Кемдер: "Шул кирәк аларга", - дип куанды, кемдер: "Ә без нәрсә ашарбыз?" - дип, янә үз корсагын кайгыртып куйды. Чыннан да, бүген хал­кыбызның азык-төлеккә сарыф иткән акчаның 40 проценты чит илгә китә, диләр. Үз карыныбызны кай­гыртып, күп­ме илләрне баетып ятабыз. Бәрәңгенең дә Аргентина яки Мисырдан килгәнен ашыйбыз. Шөкер, "Буш ботлары"ннан халык соңгы елларда бизде һәм үзебезнең Питрәч, Чаллы тавыкларына күчте. Кызганыч, көнбатышның ризыгы белән халкыбызга көнбатыш мә­дәнияте дә, дөресрәге мә­дәниятсезлеге кереп бара. Ирекле мәхәббәт, ирекле киенү, үзеңә ошаган җенесне сайлау һ.б... Бәлки, аларның азык-төлекләре кимү белән, тискәре йогынтылары да бераз кимер. Аллаһы Тәгалә безнең илгә биргән байлыкларны тагын кайсы илгә бирде микән? Алтын, нефть, газ, урманнар, басу-кырлар, елга-күлләр... Кара туфрактан йөрибез, ишек төбенә чыгып орлык чәчсәң тишелеп өскә күтәрелә. Аз гына чокысаң да, аяк астыннан чиста салкын сулар бәреп чыга. Кайбер илләрдәге кебек гарасатлар, җир тетрәүләр, су басулар да бездә сирәк күренеш. Тукаебыз әйтмешли: "Барсы да бар". Тик бәрәкәт кенә юк. Безнең халыкка Раббыга рәхмәтле булып, "күктән төшкән" байлыкларның кадерен белергә, яшәгән җиребезне сакларга гына кирәк.

Һәр дәүләтнең нигезендә, иң элек, гаделлек ятарга тиеш. Ислам галимнәре: "Аллаһ гадел дәүләткә көч бирер, гәрчә ул Ислам дәүләте булмаса да. Залим дәүләтне җимерер, гәрчә ул мөселман дәүләте булса да", - диделәр. Раббым патшаларыбызга хикмәт, аек акыл бирсен. Әбиләребез әйтмешли: ипикәйләре булып торсын, бәрәңгедән өзмәсен. Ә сырның безгә Мамадышныкы (Балтачныкы) да бик ярый.

Чыганак: http://www.yanarysh.ru/din-archiv/1426-bezg-mamadysh-syry-da-yaryj
Фото: http://sadikogor.ru/page/5/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250