“Безгә караганда да гөнаһлылар бармы икән?”
Гыйбрәтле хикәяләр. Укы һәм уйлан
“Безгә караганда да гөнаһлылар бармы икән?”
Фиргавен шайтан белән очрашкач, сорау биргән:
–Син Адәмгә сәҗдә кылмадың. Аллаһның оерыгын үтәмәдең. Зур гөнаһлы булдың. Мин үземне “илаһ” дип игълан итеп, зур гөнаһ эшләдем. Безгә караганда да гөнаһлылар бармы икән?
Шайтан:
–Рәнҗетүче рәнҗетелгән янына барып гафу үтенсә, әмма тегесе гафу итмәсә, синең белән миңа карганда да гөнаһлырак була, – дип әйткән.
Димәк, гафу үтенгән кешене гафу итмәү, кичермәү гөнаһ, аңардан сакланыйк.
Әүлиялек дәрәҗәсенә кемнәр ирешә?
Берәү, көн-төн гыйбадәттә булып, әүлиялек дәрәҗәсенә ирешкән. Аллаһы аны кәрамәт иясе иткәне өчен, күңелендә горурлык хисе туган. Шулвакытта күктә очып баручы карга аның башын нәҗесләп киткән. Ул кеше каргага усал итеп караган икән, карга көл булып җиргә коелган.
Бу кеше минем кебек кәрамәт ияләре бармы икән, дип эзли башлаган. Бер әүлия хатын барын ишетеп, аның янына барган. Сәлам биреп, ишек алларына кергән. Әлеге хатын иренә булыша икән, әүлиягә игътибар да итмәгән. Әүлия усал итеп карап тора башлаган. Әлеге хатын башын күтәргән дә әкрен генә: “Нәрсә, мине карга дип белдеңме?” – дигән. Әлеге кеше исе китеп: “Синең өчен кеше күңелендә серләр калмаган, ничек син шундый бөек дәрәҗәгә ирешә алдың?” – дип сораган. “Минем үз гомеремдә иремә каршы әйткәнем юк, бөтен гомеремне аңа хезмәткә багышладым. Аллаһ шуңа дәрәҗәмне күтәрде”, – дигән. Һәм күрше шәһәрдә үзенә караганда да зуррак дәрәҗәле әүлия барын әйткән. Бу кеше әлеге әүлияне эзләп киткән. Тапкан, сәлам биргән. Тегесе: “Сине минем янга иренә хезмәт итүче әүлия хатын җибәрдеме?” – дп сораган. Эзләп килүче: “Ә син ничек бу дәрәҗәгә ирештең?” – дип сорагач, әлеге әүлиядән: “Бөтен гомеремне халыкка хезмәт итүгә багышладым”, – дигән җавапны ишеткән.
Әүлияләр – Аллаһның дуслары. Берләре – нәфелләрен күп үтәп, икенчеләре – иргә, өченчеләре халыкка хезмәт итеп, Аллаһка якын булган кешеләр.
Шайтанны эшсез калдыручылар
Шайтан эшсез көе аягын селкетеп утыра икән. Берәү: “Син нишләп эшсез утырасың?” – дип сорагач, ул: “Нәфесләрен генә кайгыртып йөргән бәндәләр безнең бөтен эшебезне алып бетерде, без эшсез калдык”, – дигән.
(Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Тигез гомер итегез” китабыннан алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев