Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бүген Питрау бәйрәме

Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне (рус. Петров день - Петр көне сүзтезмәсеннән) – керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.

Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер- берсенә кунакка йөрешкәннәр.

Яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу “Кояш каравыллау “ дип аталган. Җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелә. Гадәттә мәйданда спорт уеннары ( армспорт, гер күтәрү, көрәш), күңелле ярышлар, утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясы” үрү, “Питрау букеты ” төзү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар оештырыла. Иң кульминацион вакыты – “ Питрау чибәре“ сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “ Питрау чибәре“ кабыза. Ә инде учак янында кичке әйлән-бәйлән уены башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау