Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бүген Рәгаиб кичәсе

18 февральдән 19ына каршы төн (6 Раҗәбтән 7 Раҗәбкә) — Рәгаиб кичәсе

Рәгаиб сүзе гарәп телендәге «рагәбә» сүзеннән барлыкка килә. Бу сүз нәрсәне дә булса теләргә, нәрсәне дә булса булдыру өчен көч куярга мәгънәсенә ия.

Рәгаиб кичәсе изге айлардан санала торган раҗәб аеның беренче җомга төненә туры килә. Билгеле ки, раҗәб ае фазыйләтләргә бик бай. Рәгаиб кичәсе елга бер генә килә, ә нигъмәтләре чиксез, шуңа күрә бу нигъмәтләрне җыеп өлгерергә ашыгу кирәк. Бу төнне гыйбадәттә – намазда, зикердә, Коръән укуда, тәүбә итүдә, дога кылуда уздыру инсанга бетмәс-төкәнмәс әҗер-савап китерер. Бу кичәне олы чакрымнарга чапканда хәл алу, алдыңны-артыңны күзәтү, юлым дөрес микән, дип бәя бирү өчен туктап калуга тиңләп була. Алдагы юлыбыз җил-бурансыз, тигез-такыр булсын дисәк, «хәл алу» бик мөһим.


Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәгаиб кичәсе