Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бүген Яңа Салавыч авылы мәчетендә Мәүлид ашы үтте

Бик кирәк булган икән авылыбызга иман йорты, - авыл халкын берләштерүче, иман нуры өләшүче изге урын

Бүген Яңа Салавыч авылы мәчетендә Мәүлит ашы булып узды. Авылның яше-карты, кечесе мулла Габделфәрт абыйның коръән аятьләре укуын йотлыгып тыңлады, коръән ашыннан һәм дә корбан итеннән авыз итте. Изге ашка Татарстан җәмгыяте рәисе, әлеге мәчетнең төзелешенә зур өлеш керткән Айнур Нотфуллин да әнисе Фәния ханым белән килгән иде. Авылның патриоты, яшәешен җанландыручы Рауза апа Зиннәтуллина табын әзерләүгә өлеш керткән һәркемне аерым телгә алды, биргән  сәдакаларга дога кылынды. Шагыйрә Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның тормыш иптәше Рифкать абзый бик тәмле пылау пешергән, рәхмәт аларга, кызлары Уралияне кияүгә биргән авыл белән элемтәне өзмиләр.

Урам тулы бала-чаганың, әби-бабаларның шат күңел белән мәчеттән кайтуына күңел сөенә, табын тирәли йөгереп йөргән киленнәрнең, кызларның  мәчетне  җыештырып калулары сокландыра. Бик кирәк булган икән авылыбызга иман йорты, - авыл халкын берләштерүче, иман нуры бирүче изге урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчеттә