Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Биктәш авылында төнлә Качману бәйрәме уздырдылар

Күңелләрен саф кылырга кешеләр күп җыелган

Биктәш авылы халкы Качману бәйрәменә һәрвакыттагыча зур хәзерлек белән килде. Быел Рафаэль атакай иң беренче Биктәш авылында, 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие дине вәкилләренең изге бәйрәмен башлап җибәрде. Авылның олысы - кечесе бәйрәмне бәрәкәтле уздыру өчен гаять тә саллы өлеш керткән, бәке ясаган, утлар куйган, коймак пешергән, чәйләр кайнаткан. Төнге уникедә салкын суда коенып, изге догаларга рухланып, гөнаһлардан арынып, күңелләрен саф кылырга кешеләр күп җыелган. Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та, гадәттән тыш хәлләр вәкиллеге дә, шәфкать туташлары да булган биредә. “Качману җаваплы органнар белән килешенеп уздырыла торган бәйрәм, шуңа күрә бәйрәм чаралары даими күзәтү астында оештырылды”, дип белдерде Биктәш авылы старостасы Валерик Тихонов.

А.Лапшина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качману