Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Биктәшлеләргә Качману көне зур бәйрәм (+фоторепортаж)

18 гыйнвар төненнән башланып, 19 гыйнвар көнне дәвам итә торган христианнар өчен олы бәйрәм - Качмануны ил, республика күләмендә хәзер зур итеп үткәрәләр.

Билгеле, бу тантаналы йоладан районыбызда яшәгән православие динендә булучылар да читтә калмый. Чепья, Кече Лызи, Биктәш авылларында су кереп чыгу өчен кичтән елгаларда бәкеләр әзерләнгән, уӊайлыклар булдырылган. Кече Лызи авылында урнашкан чиркәүдә төнге литургия үткәрелгәч, бергәләшеп Шушма елгасына юл тотканнар, бәкедә, ерак заманнарда Иордания җирлегендә беренче тапкыр кебек, 3 тапкыр суга чумып, бу йоланы үтәгәннәр.

Биктәш авылында Качману көне инде икенче елын оешкан төстә уздырыла. Бу очракта авыл халкыныӊ бердәмлегенә сокланмыйча булмый. Авыл старостасы Валерик Михайлов әйтүенчә, халык, бигрәк тә яшьләр мондый йолаларны үткәрүгә җаваплы карыйлар, барлык эшне бердәм башкаралар икән. Шушма елгасында су керергә әзерләнгән урынны бергәләшеп булдырганнар, күмәк хужалык техникасын биреп, юлына кадәр чистартып куйганнар. Үзенчәлекле, уӊайлы кечкенә чиркәү бинасында Рафаэль атакай тиешле хезмәтне башкарып, анда алып килгән суларны арулагач, халык Шушма елгасына юл тотты. Атакай тарафыннан елга суы аруландырылгач, бәкегә керүчеләр дә табылды. Елныӊ елында бәкегә беренчеләрдән булып Иван Федоров, Денис Иванов керә икән. Заманында «Татарстан» хуҗалыгыныӊ иӊ тырыш хезмәтчәннәре лаеклы ялда булсалар да, әле дә җәмәгать эшләрендә алдынгылар рәтендә. Валерик Михайлов, бу урында төнгә кадәр кеше бетмәячәк, суга кереп тәннәренә, җаннарына сихәт алырга килүчеләргә без бик шат, дип безне озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250