Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Биш сорауга - биш җавап

Ураза турында биш сорау.

— Аш пешергәндә тозын кабып карарга ярыймы?

— Бик кирәк булганда ярый, әмма ризыкны йотмагыз, аннары авызны чайкагыз.

— Төкерекне йоту уразаны бозамы?

— Юк, какырык та, төкерек тә уразаны бозмый. Ләкин махсус рәвештә авызда төкерек җыеп йотарга кирәк түгел.

— Уразада борынга дару тамызырга ярыймы?

— Ярамый, дару тамакка китә, уразаны боза.

— Ураза аенда никах укытырга рөхсәтме?

— Ярый. Бары ахшамга кадәр ашау-эчү мәҗлесе үткәрмәскә кирәк. Авыз ачканнан соң мөмкин.

— Уразалы кеше кан анализы тапшыра аламы?

— Анализ өчен кан бирергә мөмкин. Ә менә донор буларак кан тапшыру хупланмый. Уразада үзеңә авырлык китерә торган эш башкару — гөнаһ. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Уразалы килеш хәлне ала, ягъни сиңа зыян китерә торган эшләрне башкару рөхсәт ителми», — дигән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза