Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Биш нигъмәтнең кадерен бел

Рәсүлебез (с.г.в.с): "5 нәрсәнең кадерен бел, ул 5 нәрсә синнән киткәнче", - диде. Ул 5 нәрсә арасында Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Гомернең кадерен бел", - ди. Көннәр, атналар, еллар уза - гомер шулай үтеп тә китә.

Картлык җиткәнне сизми дә калабыз. Кемгәдер бүген 50 яшь. Яңадан 50 ел бик күп кеше өчен юк бит инде ул. 60 яшь җиткәч, лаеклы ялга чыгабыз. Тагын күпме гомеребез калгандыр, билгесез. Яшьлек бит ул кире кайтмый. "Гомернең кадерен бел, ахирәт турында уйлан", - дип, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безгә кат-кат нәсыйхәт бирә. Ахирәтне искә алу өчен зиратка барырга кирәк.

Икенчесе - сәламәтлекнең кадерен бел, ди. Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлек биргән икән, бу - зур нигъмәт. Аны бернинди байлыкка да, акчага да алыштырып булмый. Сәламәтлекнең бәясе юк. Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлекне биргән икән, моның өчен без гомеребезне Раббыбызга гыйбадәттә уздырырга тиеш. Лаек­лы ялга чыккач, намаз укырмын, гыйбадәт кылырмын дип, бу эшләрне артка калдырырга ярамый. Чөнки бу чакта да вакыт булмаска мөмкин. Без бүгенге эшне киләчәккә калдырмыйк. Иртәгә инде булмаска мөмкин. Аллаһы Тәгалә безгә күпме гомер биргән, билгесез. Иртәгә дип әйткән сүзебез кыямәт көненә калачак.

Өченчесе - байлыкның кадере. Без шундый вакытта яшибез, акча бүген бер, иртәгә икенче төрле бәяләнә. Бүген без кыйммәтле машиналарда йөрибез, яхшы фатирларда яшибез, ә иртәгә боларның берсе дә булмаска мөмкин. Әле кичә генә гөрләп эшләгән оешма, хәзер банкрот, бирәчәкләре дә күп, акчасы да юк. Шуңа күрә кулыңдагы байлыкның кадерен бел. Аны Аллаһы Тәгалә юлында тот, Аңа хезмәт итәргә онытма.

Дүртенчесе - буш вакытның кадерен белү. Көндәлек эшләр белән генә мәшгуль булмыйча, Аллаһыга гыйбадәт кылырга да вакыт тап. Телевизор карап ятма, Коръән укы, дини гыйлемеңне арттыр.

Ә бишенче әйбер ул - яшьлек. Карт­лык җиткәнче аның кадерен бел. Чөнки яшь чакта син - көчле. Ә иртәгә картлык җитәчәк, син таякка таянып йөриячәксең. Менә шул чакта яшьлегеңне кайтарырга бик теләрсең, ә мөмкинлегең булмас. Шуңа күрә матур, яшь чагыңның кадерен белеп яшә, аны юкка сарыф итмә.

Аллаһы Тәгалә көн саен безгә нигъмәт итеп кояшны чыгара. Раббыбыз бу сәгатьләрне ашар өчен, йоклар өчен генә түгел, ә гыйбадәт кылу өчен бирә. Кемдер: "Мин намаз укыдым, ураза тоттым", - дип әйтер. Әлбәттә, бу бик яхшы. Тик күп кенә сәхабәләр: "Тиешле әйберләрне эшләп, көнне изгелек кылып уздырдым дип әйтергә ярамый", - диләр. Алар: "Болардан тыш, Аллаһ юлында тырышырга кирәк", - дигәннәр. Ягъни кемгәдер сәдака бирү, нәсыйхәт кылу, Аллаһ ризалыгы өчен ярдәм итү һәм башкалар - боларны эшлисең икән, димәк, көнең бушка узмаган.

Бер-беребезгә ярдәм итеп, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Ул биргән нигъмәтләрнең кадерен белеп яшәргә насыйп булсын иде.
Фаиз хәзрәт МӨХӘММӘТШИН,
Удмуртия мөфтие.
Фото: http://crosti.ru/patterns/view/461415

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250