Бөлгенлеккә төшәсең килмәсә...
Кеше аңа игътибар да итми, күңеленә ул афәтнең ничек кергәнен дә белми. Ул аны гөнаһ дип тә уйламый. Хәтта намаз укыган, дин тоткан кешеләр дә әлеге гөнаһны еш кылалар
Бөлгенлеккә төшәсең килмәсә...
Кеше аңа игътибар да итми, күңеленә ул афәтнең ничек кергәнен дә белми. Ул аны гөнаһ дип тә уйламый. Хәтта намаз укыган, дин тоткан кешеләр дә әлеге гөнаһны еш кылалар
Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең: “Кешеләрне җәһәннәмгә алып керә торган сәбәпләрнең күбесе тел һәм җенси әгъзаларга бәйле булыр”, “Әгәр дә сез телегезне һәм җенси әгъзаларыгызны сакласагыз, мин сезгә җәннәтне вәгъдә итәм”, – дигән хәдисләре бар. Ягъни телләрен саклаучыларга җәннәтне гарантияләп куя. Телебезне нинди афәттән сакларга тиеш булабыз соң? Бу афәт – гайбәт. Без гайбәтнең нәрсә икәнен беләбез, аңлыйбыз, әлбәттә. Ләкин гамәлдә кулланганда төшенеп бетмибез әле. Гайбәт гөнаһына кергәнебезне сизми дә калабыз.
Бервакытны Пәйгамбәребез сәхабәләрдән: “Сез гайбәтнең нәрсә икәнлеген беләсезме?” – дип сорады. Сәхабәләр: “Юк, Аллаһы Тәгалә һәм Аның Илчесе яхшырак белә”, – диделәр. Пәйгамбәр: “Кардәшеңнең сөймәгән әйберен искә алу”, – дип әйтте. Башка кешенең сөймәгән әйберләрен искә алуга нәрсә керә? Галимнәр әйтүенчә, аның динен, дөньясын, аның холкын, тышкы кыяфәтен, йөзен, хәрәкәтләрен, киенү рәвешен, аның малын, бала-чагасын, әти-әнисен – бер сүз белән әйткәндә, ул кешегә кагылган бөтен нәрсәне ул сөймәслек итеп искә алу керә. Кара, моның баласы тәртипсез, хатыны яки ире шундый икән, машинасы юылмаган, йорты җыештырылмаган дигәндә сүз үзе турында бармый, ләкин ул – аңа кагылышлы әйбер, димәк, бу аның гайбәтен сату була.
Галимнәр, гайбәт сөйләү – олы гөнаһ, диделәр. Кече гөнаһлар алар намаз белән намаз арасында гафу ителә. Әмма гайбәтләр тәүбә итмичә кичерелми. Гайбәт сөйлибез икән, тәүбә итәргә тиеш булабыз. Коръәндә һәм хәдисләрдә гайбәт турында бик куркыныч итеп әйтелгән. “Хүҗүрәт” сүрәсенең 12нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Бер-берегезнең гайбәтен сөйләмәгез. Телисезме берегез кардәшегезнең итен ашауны? Юк, теләмәссез. Сез аннан җирәнерсез, чирканырсыз. Шуңа күрә Аллаһтан куркыгыз һәм белегез, Аллаһ – тәүбә итүчеләрнең тәүбәләрен кабул итүче һәм мәрхәмәтле Зат”, – дип әйтә.
Авыздан чыгып киткән сүзне кире җыеп алу мөмкин түгел, ул иртәме-соңмы барыбер иясенә барып ирешә. Берәү ишан хәзрәтләрен нахакка гаепли, өстеннән донослар яза. Шуннан соң ниндидер авыру белән чирләгәч, ишанның рәнҗеше төшкәндер, дип уйлый һәм аннан гафу үтенергә килә. “Мин гафу итәрмен, – ди ишан, – әмма син башта бер зур мендәрне ал да эчендәге мамыгын урамга алып чыгып чәч”. Тегесе мендәр мамыгын җиңел генә туздырып кире килә. “Ә хәзер бар да кире җый”, – ди ишан. “Ничек җыйыйм, аны җыеп булмый бит инде, мамык бөтен җиргә таралды”, – ди теге кеше, аптырап. “Менә сүз дә шулай,– ди ишан, – таратуы җиңел, ә кире җыеп алып булмый”...
Кеше ни өчен гайбәт сөйли? Беренчедән, дине зәгыйфь булганга. Ул күргән бер әйберне әйтми калдырмый, чөнки күңелендә чир булгач, телне тыя алмый. Ә телне тыеп калу өчен тәкъвалык кирәк. Әйтми калу, гайбәткә керми калу – бик зур әйбер ул. Гайбәтнең сәбәпчесе, гадәттә, иптәшләр. Бер мәҗлестә утырасың, алар сөйлиләр, син ризалашасың яки моның начар әйбер икәнен белә торып, эндәшми утырасың. Әгәр дә кеше берәрсе турында нахак әйткәнне, гайбәтен сатканны беләсең икән, әйдә, җитте, аның турында сөйләмәгез, гайбәт ул, дип туктатырга тиешсең. Туктата алмыйсың икән, чыгып кит, гайбәт мәҗлесендә утырма, чөнки Аллаһы Тәгалә шушындый җирләрдә утыручыларны сөйми.
Аннары башкаларны сөймәү, хөсетлек, башкаларга карата дошманлык та гайбәткә керүгә сәбәп була. Син аңа зыян сала алмыйсың, әмма аның турында начар әйтергә форсат чыкканны көтеп кенә торасың. Бу кеше синнән өстенрәк, югарырак дәрәҗәдә икәнен белә торып, аны гел түбәнсетергә тырышасың. Шулай ук шаярып, уен-көлке белән әйтеп куеп та гайбәткә кереп китү бик җиңел.
Кешеләр белән ничек аралашырга соң? Фәкать кирәк сүзне генә сөйләшеп, әлбәттә. Гайбәттән коткара торган беренче әйбер ул – Аллаһтан курку. Икенчесе: савапларың теге кешегә китә – син шуны белергә тиеш. Пәйгамбәребез: “Бөлгенлеккә (банкротка) төшкән кешене беләсезме?” – дип сорады. Сәхабәләр, бөлгенлеккә төшкән кеше ул – акчасыз калган кеше, диделәр. Шуннан соң Пәйгамбәребез әйтте: “Минем өммәтемдә бөлгенлеккә төшкән кешеләр кыямәт көнендә намазлары, түләнгән зәкятләре, тоткан уразалары белән килерләр. Ләкин ул бер кешене сүккән, икенчесен кыйнаган, өченчесенең малын ашаган, хезмәт хакын түләмәгән, кеше хакына кергән. Кемнең хакына кергән булса, шулар бу кешенең изгелекләрен алырлар. Изгелекләре бетсә, аңа үзләренең гөнаһларын ыргытырлар. Менә бу бөлгенлеккә төшкән кеше була”, – дигән.
Әгәр дә кешедә гаеп күрәсең икән, аны үзенә әйтергә кирәк. Әйтик, тиешенчә киенмәгән, чәче таралмаган, ди, мәсәлән. Аны кешегә сөйләп йөрмибез, хәтерен калдырмыйча гына үзенә әйтәбез, әгәр төзәлә торган кимчелек булса инде. Ә инде төзәлми торган булса, Аллаһ аны шулай бар иткән икән, монда гаепләргә хакыбыз юк.
Равил хәзрәт Бикбаев,
якташыбыз, Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев