Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Болгарда Мәүлид бәйрәме оештырыла

Болгарның Ак мәчетендә пәйгамбәрнең туган көне хөрмәтенә 29 ноябрь көнне дини мәҗлес уздырылачак.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 29 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид бәйрәме узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.

“Мөхәммәд (с.г.в.) - Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләр янына җибәрелгән соңгы пәйгамбәр. Миллиардлаган кешеләрнең аның артыннан иярүе – пәйгамбәребезгә карата хөрмәт хисенең зурлыгы турында сөйли. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә җаны-тәне белән ышанучыларның гына дөнья вә ахирәт бәхетенә ирешә алуын Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) өммәтенә иярүче һәркем белә. Пәйгамбәребез турында күбрәк белгән саен, йөрәкләребездә аңа карата булган мәхәббәт хисе арта бара. Әлеге хис көчәйгән саен, аның белән рухи бәйләнеш булуын без ныграк тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез.

Интервью с Ниязом Сабировым

Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлесләрне) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгыйд Күкбури Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмне бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең тормышында булган әһәмиятле вакыйгалар турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид бәйрәмендә төрле ризыклар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Бу изге гамәлләрне кылган мөселманнар савапка ирешәчәкләр”, - диде Нияз хәзрәт.

29 ноябрь көнне Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәлләм хөрмәтенә вәгазьләр сөйләнелә, салаватлар әйтелә һәм касыйдәләр укылачак.
 

Фото: Рамиль Гали, Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәүлид бәйрәме