Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәраәт кичәсе якынлаша

Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. Быел ул 21 майдан 22сенә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.

Бәраәт кичәсе, бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи пакъләнү мөмкинлеге бирә, дип яза «Татар мөселман календаре».
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250