Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбаш мәчете ике манаралы булырмы (+фото)

Бөрбаш авылы аша узганда мәчет янында аерым кирпечтән төзелеп яткан икенче манараны күргәч, бераз аптырап калган идем. Моныӊ сере бардыр, дип Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәткә мөрәҗәгать иттем.

– «Мәчетебез районда иӊ беренчеләрдән булып төзелгән иде. Ул вакытта мәчет манарасы стеналарга аркылыга салынган ярдәмче балкаларга тоташтырылып ясалды. Күп еллар үткәч, нык җил чыкканда манара барыбер бераз авышкалап ала, шунлыктан гипс блокларыннан өелгән стеналарда «үрмәкүчләр» ягъни сызыклар барлыкка килә. Мәчетебезнеӊ фарыз һәм сөннәт укый торган залларны да, түшәмнәрне дә заманча материаллар белән яӊартасы килә. Манара уйнап торганда бу эшне башкарып булмый, шунлыктан аерым фундамент белән яӊа манара күтәрергә булдык. Шушы көннәрдә айлы яӊа манара очы үз урынын алачак. Шушыннан соӊ иске манара сүтеләчәк, максатыбыз да ике манаралы мәчет итү түгел, ә бер манаралы, һәркемнеӊ күӊеленә хуш килә торган гыйбәдәт йортын төзекләндерү», – диде Җәлил хәзрәт.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш авылы