Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбашта, балалар белән бергә, авыл өлкәннәре һәм хәзрәтләр дә көрәшәчәк!

25 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында XIV Бөтенроссия мөселман балалары сабан туе узачак.

Билгеле булганча, бу күркәм чара Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.

Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган.

Моннан тыш, әлеге сабантуй кысаларында 36, 50, 65, 75 кг.га кадәр һәм авыр үлчәүдә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Ярышта 2003 елгылар һәм аннан да яшьрәкләр көрәшәчәк. Алай гына да түгел, 60 яшьтән узган, җомгага йөрүче Бөрбаш авылы өлкәннәре һәм шулай ук хәзрәтләр арасында да көрәш үтәчәк. Башлана сәгать 10да.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй Мөселман балалары сабан туе