Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбашта милли стильдәге ямьле кичә (+бик күп фото)

Авыл җирендә яшәүчеләрнең тормышы гел бертөрле, кызыксыз тоела торган заманалар артта калып бара. Интернет белән уртак тел табып, шуның ярдәмендә блогер булып киткән, үз тормышын гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнекен дә кызыклы итәргә тырышучы гүзәл затларыбыз аз түгел.

Бүгенге язмам шундый мөлаем ханым, өч бала әнисе, үзен инстаграмда "Сезнең хыялдагы тегүчегез" дип атаучы Альбина Фазлыева хакында. Аның белән дә без интернет челтәре аша заочно танышып киттек. Ул Бөрбаш авылы килене. Кайнанасы Гөлфәния һәм кайнатасы Җәлил хәзрәтне гел олыларча хөрмәт итеп, мактап телгә ала сторизларында. Альбинаның төп эше килен булу гына түгел, ул әле үз йортларында күз явын алырлык киемнәр дә тегә. Язмамның герое бик кызыксынучан, эзләнүчән һәм уйлаганын җиренә җиткерүче шәхес. Күптән түгел Бөрбаш авылында узган "Ямьле кичә"дә катнашучылар минем сүзләрем белән һичшиксез килешер. Яшьләр телендә девичник дип аталучы чара түгел иде ул, юк. Ә менә нәкъ тә күңелләрне иман нуры белән тулыландыручы кичә иде һәм аның максатын Альбина менә нәрсә дип аңлата: "Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Нәкъ менә борынгылар безгә үзләренең тормыш тәҗрибәсен калдырган. Аларның үткәненә нигезләнеп безнең киләчәк төзелә. Элек-электән хатыннар, кызлар бергә җыелышып аулак өй оештыра торган булганнар. Алар анда кул эшләре башкарган, камыр ризыклары пешереп бер-берсен сыйлаганнар. Алай гына да түгел, аулак өйләрдә үгет-нәсыйхәт бирешкәннәр, моң-зарлары белән бүлешкәннәр. Мондый күркәм гореф-гадәтләр тәҗрибә уртаклашырга, яңа һөнәргә өйрәнергә менә дигән мөмкинлек булган. Шуңа күрә яшьләр Ауропага иярергә маташкан вакытта, без, киресенчә, борынгылардан үрнәк алырга булдык. Дөрес, бүгенге көндә нинди чаралар гына юк, ләкин милли, дини рухта үткәрелгәннәре аз. Максатыбыз - авыл җирендә яшәгән халыкның мирасын торгызу". Хыялдагысын тормышка ашыру өчен Альбина "Бөрбаш" банкет залын сайлый һәм бирегә төрле җирләрдән гүзәл ханымнарны дәшә. Мәҗлес Коръән уку белән башланып китә. Анда килүчеләр барысы да динебез кушканча киенгән һәм алар һәркайсы күз явын алырлык матурлар иде. Һәрбер гүзәл зат өчен чыннан да мондый чараларга чыгып ял итү ул кирәк әйбер. Бирегә тышкы матурлык белән килсәң, күңел матурлыгыңны тагын да тулыландырып кайтып китәсең. Чарада катнашучыларга мастер-класслар тәкъдим ителеп, бик күп файдалы мәгълүмат ирештерелгән. Катнашучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, тәҗрибәләре белән дә уртаклашкан. Мәҗлестә шулай ук рухи яктан күңелне баету, ислам диненә мәхәббәт уяту максатыннан бик күп вәгазьләр сөйләнгән. - Шунысы сөендерә, катнашучылар шуның кадәр канатланып, ислам диненә икенче төрле караш белән кайтып киттеләр ки, хәтта берничә әлегә яулык кияргә кыймаган кызыбыз, яулык кияргә дигән адымга да бастылар, - ди Альбина. Димәк, мондый кичәләрнең чыннан да нәтиҗәсе бар. Милли стильдә үткәрелүче, иманыбызны баетучы мондый чара соңгысы булмасын иде. Авыл җирлегендә яшәп тә тормышыбызны төрлечә баетып булганын күрсәтә алучы Альбина Фазлыевага киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев