Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбашта "Ямьле кичә" узды (+фоторепортаж)

Бөрбаш авылында милли стильдәге "Ямьле кичә" узды.

Авыл җирендә яшәүчеләрнең тормышы гел бертөрле, кызыксыз тоела торган заманалар артта калып бара. Интернет белән уртак тел табып, шуның ярдәмендә блогер булып киткән, үз тормышын гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнекен дә кызыклы итәргә тырышучы гүзәл затларыбыз аз түгел. Бүгенге язмам шундый мөлаем ханым, өч бала әнисе, үзен инстаграмда "Сезнең хыялдагы тегүчегез" дип атаучы Альбина Фазлыева хакында. Аның белән дә без интернет челтәре аша заочно танышып киттек. Ул Бөрбаш авылы килене. Кайнанасы Гөлфәния һәм кайнатасы Җәлил хәзрәтне гел олыларча хөрмәт итеп, мактап телгә ала сторизларында. Альбинаның төп эше килен булу гына түгел, ул әле үз йортларында күз явын алырлык киемнәр дә тегә. Язмамның герое бик кызыксынучан, эзләнүчән һәм уйлаганын җиренә җиткерүче шәхес. Күптән түгел Бөрбаш авылында узган "Ямьле кичә"дә катнашучылар минем сүзләрем белән һичшиксез килешер.

Дәвамы "Хезмәт" газетасының алдагы санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев