Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәрәкәтле туфракта

Балада әхлакый сыйфатлар тәрбияләү һәр гаиләнең, балалар бакчасының әһәмиятле бурычы булып тора. Безнең Түнтәр балалар бакчасында да нәниләрне әдәпле, инсафлы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләүдә төрле чаралар кулланыла. Матур әдәби уку, уеннар өйрәнү, әңгәмәләр, шөгыльләр үткәрү, яхшылыкка, шәфкатьлелеккә өйрәтүче мультфильмнар карау - болар барысы да ел буе алып барыла торган эшләр.

Ел саен Корбан гаетеннән соң Түнтәр балалар бакчасы балалары һәм мәктәп укучылары өчен Корбан ашлары уздыру да әхлак тәрбиясенең бер күркәм чарасы булып тора. Бу изге гамәлне авылыбызның имамы Гомәр Хашим улы Газыймов оештыра. Быел да бу күркәм чара җомга көн, 25нче октябрьдә уздырылды. Үтемле вәгазе белән дә, изге Коръәннән укылган дога-сүрәләре белән дә, тәмле ризык-нигъмәтләре, өйгә биреп җибәрелгән күчтәнәчләре белән дә нәниләрнең күңеленә изгелек орлыклары чәчүче олы бәйрәм ул. Гомумән, көченнән килгән кадәр нәниләргә ярдәм итә Гомәр абый. Фитр сәдакаларыннан уенчыклар, уку кирәк-яраклары, күчтәнәчләр ел саен бирелә.

Авылыбызда мәчет ачылганнан бирле имам вазыйфаларын үтәүче Гомәр Хашим улы җаваплы, намуслы, гадел, сабыр кеше булганга авылның олысы -кечесе аны ихластан хөрмәт итә, олылый. Мәчет төзелгән көненнән бирле балалар, яшьләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә имамыбыз. Элек хезмәт дәресләре укытып, укучыларны һөнәргә өйрәтеп, саваплы эш эшләгән булса, бүгенге көндә мәчеттә укулар оештырып, җәйге лагерьда балаларга дин гыйлеме дә бирергә тырыша. Имамыбыз Гомәр Хашим улы Газыймов оештырган, барыбызга да кирәкле тәрбия эше юнәлешендәге мәгънәле гамәл-чараларының һәрчак шулай дәвамлы һәм файдалы булуын телибез. Үзенә һәм гаиләсенә саулык-сәламәтлек юлдаш булсын иде.
Бәрәкәтле туфракка чәчкән орлыклар бервакыт барыбер тишелеп чыга, үсә һәм чәчәк ата ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250