Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бу дөнья фәкать уен гына...

Нинди генә эшне эшләсәк тә, без аны максатсыз, бушка эшләмибез. Берәр нәрсә төзесәк тә, укырга керсәк, кәсеп итсәк, гаилә корсак, хәтта ял итсәк тә, барысын да ниндидер бер максат белән эшлибез.

Бу дөньяда ни генә булмасын, ул зурмы-кечкенәме, күренәме ул безгә, әллә күренмиме, һәрнәрсәнең үз максаты, мәгънәсе, вазифасы бар. Аллаһ та бу хакта әйтте: “Без күкне һәм җирне һәм аларның арасындагы барлык нәрсәләрне юкка бар итмәдек..” (“Сад”: 27).

Ләкин кеше бер нәрсәдә ваемсызлыкта кала – ул тормышның, яшәүнең максаты. Ни өчен яшим, кайдан килдем, кая барам, ник үләм –  күпләрнең бу сораулар белән башларын катырасы килми. Уйлана белүчеләр арасында да кайберәүләр якыннарым, балаларым өчен яшим ди, кемнәрдер бәхетле булу өчен яши. Арада үз-үзен үстерү, дәрәҗәгә ирешү, күбрәк байлык туплау өчен яшәүчеләр дә бар. Кызганычка, тормышы ашау-эчү, күңел ачу, ләззәт алудан гыйбарәт булучылар да очрый. Мондый очракта кеше хайваннан нәрсә белән аерыла соң?!

Кеше үз максатына: байлыкка, дәрәҗәгә, бәхеткә ирешә дә... үлем белән бөтен ирешелгәннәре юкка чыга. Әгәр кешенең бөтен ирешкәне шушы юл белән юкка чыга икән, болар берсе дә яшәү мәгънәсе була алмый, алар барысы да кешене алдый торган ялган максатлар. Күңелебезне шушы дөньяга ныклап бәйләп куя торган ялтыравыклар гына.

Аллаһ әйтә: “Бу дөнья фәкать уен һәм күңел ачу гына” (“әл-Әнгам”:32). Менә шушы уен кешене тормыш максатыннан ерагайта, фикерен томалый. Бөтен нәрсә дә чагыштырулар белән аңлашыла. Аллаһ та дөнья тормышына чагыштырулар китереп әйтә: “Син аларга дөнья тормышына мисал китер. Аның мисалы күктән яуган яңгыр кебек. Бу яңгыр белән үсемлекләр бер-берсенә үрелеп, мул итеп үсәрләр, һәм менә ул җилләр очыртып йөрүче саламга әйләнеп калыр”... (“әл-Кәһф”: 45). Ягъни игенчеләр игеннәренә карап мул уңыш була диеп сөенерләр, ләкин корылык башланып, бөтен үскән игеннәр корып, саламга әйләнер. Кеше дә үлүе белән бөтен ирешкән уңышларын югалта.

Аллаһ әйтте: “Ул Аллаһ җирне сезнең өчен яраклы итеп бар итте, аның төрле почмакларында йөрегез, яшәгез һәм Аның ризыкларын ашагыз. Соңыннан Аның каршына кайтачаксыз” (“Мөлек”: 15). Җирдә яшәүнең максаты нәкъ менә Аллаһ каршына кайтырга әзерләнү булырга – без Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә тиешбез. Шушы ризалыкка ирешү өчен Аллаһ безгә Коръәнне бирде. Мөселман кеше үзенең бөтен якыннарын, җыйган байлыгын, ирешкән дәрәҗәсен югалтса да, ул үзенең тормыш мәгънәсен югалтмаячак. Чөнки үлем ул бетү, юкка чыгу түгел, ә икенче – мәңгелек тормышка күчү. Менә бу икенче тормышның сыйфаты, рәвеше беренче тормышның яшәү рәвеше белән бәйле. Безнең бөек максатыбыз бар – ул бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу, аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү.

Дөрес аңлагыз: ислам дине кешенең байлыкка омтылуына, матур тормыш белән яшәвенә каршы килми. Анда мәхәббәт тә, гаделлек тә бар. Ислам безне фәкать матурлыкка, пакьлыкка чакыра. Ислам эчендә кеше үзенең бөтен хыялларына, теләкләренә ирешә ала. Ләкин ул үзенең тормыш мәгънәсен – Аллаһка гыйбадәт кылуны һәм, шуның аркылы Аның ризалыгына ирешеп, бу дөньядан киткәннән соң, Аның җәннәтен мирас итеп алып, анда яшәвен дәвам итүе хакында онытмаска тиеш.

Марат Сәйфетдинов

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев