Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Бу парның бәхете бетәчәк, кияү егете бүген үләчәк”

Ишекне егетнең хатыны ача.  Сөләйман (г.с.): “Ирең кайда?” – дип сорагач, хатын: –Әле яңа гына...

Изге Сөләйман пәйгамбәрне туй табынына чакыралар. Сөләйман (г.с) янында утырган бер кеше яшь парларга карап, сокланып:

–Бүген алардан да бәхетлерәк кеше бармы икән?! – ди.

–Бу парның бәхете таң белән бетәчәк, чөнки әлеге кияү егете бүген үләчәк, – ди пәйгамбәр.

Иртән иртүк, кояш чыккач Сөләйман (г.с.)нән үлем хәбәрен алган кеше никахлашкан парларның өенә юнәлә. ...Ишекне үләргә тиеш булган егет ача. Бу кеше үзенчә бик гаҗәпләнә, изге пәйгамбәрнең әйткән сүзенең расланмавына сәерсенеп, туп-туры Сөләйман (г.с.) янына йөгерә. Егетнең исән-имин булын хәбәр иткәч, пәйгамбәр: “Мөгаен, моның бер сере бар”, – ди һәм алар икәү яшь парларның өенә юнәлә. Ишекне егетнең хатыны ача.  Сөләйман (г.с.): “Ирең кайда?” – дип сорагач, хатын:

–Әле яңа гына эшкә чыгып китте, – дип җавап бирә.

Пәйгамбәр, хатыннан рөхсәт сорап, өйләренә керә. Яшләрнең яткан ястыкларын күтәрә, аның астында чолганып яткан бер елан була. Сөләйман пәйгамбәр, хайваннар телен белүче буларак, әлеге еланга эндәшә:

–Аллаһның тәкъдире белән син бу хатынның ирен төнлә чагып үтерергә тиеш идең. Ни булды да, бу эшне эшләмәдең? Бу егеткә язылган тәкъдирнең үзгәрүенең хикмәте нидән гыйбарәт булды?

 Аллаһның кодрәте белән елан телгә килеп:

–Әй, изге пәйгамбәр, Аллаһның кушуы буенча мин сиңа бу серне ачам. Кичә кич белән туй беткәч, яшьләр әлеге йомшак ястыкка ятып йоклап киткәч, мин кереп егетне чагып үтерргә тиеш идем... Әмма аларның ишеген бер фәкыйрь шакыды һәм алардан ярдәм соралды. Үләргә тиешле егет киң, юмарт күңелле булды, фәкыйрьне ашатты, эчерде һәм туйдан калган ризыкларны күчтәнәч итеп биреп җибәрде. Инде берничә көн ач йөргән әле фәкыйрь, күңеле тулып, бу гаиләгә бәхет теләп, елый-елый дога кылды... Аның догасына ирешү мине богаулады һәм бу егеткә килә торган үлемне күпкә кичектерде, – диде.

Хөрмәтле дустым, диндә аңлап һәм аңлатып булмый торган берничә мәсьәлә бар. Аларның берсе – тәкъдир. Татарча әйткәндә – язмыш. Чын мәгънәсендә язмыш үзгәрәме, үзгәрмиме? Дин китапларында бу хакта зур бәхәс бар. Күп төрле җаваплар бар. Әмма иң дөрес җавап пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сүзен искә төшерү дип уйлыйм. Ул: “Тәкъдирне сәдакә белән ихластан кылган догадан башка бернәрсә дә үзгәртә алмый”, – дигән. Ягъни фәлсәфәгә кермичә генә, мәгънәсез бәхәсләр диңгезенә кереп чуммыйча гына югарыдагы риваятькә һәм пәйгамбәребез(с.г.в.) нең сүзенә таянып, хәвеф-хәтәрләрдән саклап, тормыш бәрәкәтен арттыра торган әйбер ул – хәер-сәдакә һәм шушы изгелектән барлыкка килгән ихлас дога дип нәтиҗә ясыйк.

“Сәдакәнең хикмәте” турындагы бу риваять Мәхмүт Шәрәфетдиннең “Бәхетлеләр календаре”ннан алынды.

islamdag.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев