Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Булат хәзрәт Мөбарәков: 3 төркем кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә

Быел Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 000 сум күләмендә билгеләде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков ураза тотмаска рөхсәт ителгән кешеләрне атады.

«Кеше үзенең авылы, шәһәреннән 100 километр еракка китә икән, ул сәфәрдә булып санала. Ә сәфәрдәге кешегә уразаны тотмаска рөхсәт ителә. Бу вакытта ул бурычын башка көндә тотарга тиеш була. Җиңел булса, уразаны сәфәрдә дә тотарга мөмкин. Шулай ук авырып китүчеләр чирләгән көннәрендә уразаны калдырып тора ала. Алар да бүтән көннәрдә тотып бетерә», — диде ул.

Өченче төркемгә уразаны сәламәтлекләре аркасында бөтенләй дә тота алмаган кешеләр керә.

«Сәламәтлекләре буенча уразаны һич тә тота алмаган һәм киләчәктә дә тота алмаячак кешеләр дә бар. Алар фидия сәдакасын бирә. Фитыр сәдакасы шикелле үк ул да фәкыйрьләргә тапшырыла», — диде хәзрәт.

Быел Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум.

Фидия. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия — ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр. Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш.

Тулырак: ТИ

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза рамазан ае