«Бурычлы үлмәс, әмма көн дә күрмәс...»
Алып торганны вакытында кайтару зарур Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Аллаһының колы булып яшәү — чиксез бәхет. Ләкин адәми затның бер колы булып яшәү — иң авыр, иң түбән нәрсәләрнең берседер. Хәзер, әлбәттә, коллык заманы түгел, ләкин бурыч дигән бер афәт бар. Һәм бурычлы булу — шул коллыкка тиң бер халәт инде ул, җәмәгать.
Әйе, тормышта төрле хәлләр була. Адәм баласының ризыкка, саулыкка мохтаҗлык кичергән чаклары да була. Кесәдән шунда ук алып түләргә акча табалмаганда, күршебез йә туганыбыздан, дусларыбыздан әҗәткә алырга туры килә. Бүген син аласың бурычка, иртәгә мин алырга мөмкинмен. Бер-беребезгә ярдәм итешеп, тормышны шулай алып барабыз. Бу бүген генә барлыкка килмәгән, электән үк шулай килә. Тик шушы әҗәт дигән нәрсә аркасында күпме золымлык кылына? Күпме туганлык, дуслык, кардәшлек җепләре өзелә? Күпме кеше бурычлы килеш үлеп китеп, үзен генә түгел, гаиләсен, туганнарын авырлыкка төшерә?
Динебез безгә бурычка, әҗәткә алырга рөхсәт итә. Әмма бер-беребез белән мөнәсәбәтләр бозылмасын, бер-беребезнең хакларын бозмас өчен, гөнаһка кермәс өчен, бу эшнең билгеле тәртипләре, әдәпләре дә билгеләнгән. Тарихтан без беләбез, хәтта иң яхшы мөселманнар — сәхабәләр дә, алай гына түгел, хәтта сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә авыр вакытта бурычка кергән. Һәм ул үзенең мисалында бу эштә безгә күркәм үрнәк күрсәткән.
Беренчедән, адәм баласы бурычка кичектергесез очракта гына сораса, хәерлерәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйткән: «Кешегә әйбер сорап бару ул үзеңнең битеңне тырнау белән бер», — дигән. Шуның өчен, әлбәттә, сорамау — яхшырак. Шулай ук хәдисләрнең берсендә: «Бурычтан сакланыгыз! Дөрестән дә, бурыч ул — төннәрен кайгыру, көндезен исә кимсенү сәбәбедер», — диде Расүли Әкрам.
Икенчедән, нәрсәнедер әҗәткә алганда, шул әҗәтне вакытында кайтаруны ныклап ниятләргә кирәк. Бу бик мөһим, чөнки мөбарәк хәдисләрдән билгеле булуынча, әҗәтне кире кайтару нияте белән алучыга Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итә. Һәм, киресенчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әҗәтен кайтарырга да ниятләми бурычка алучы кеше Раббысы хозурына бур, карак хәлендә кайтыр», — дигән.
Әҗәтле булуын онытмыйча, моңа җаваплы карап борчылган кешегә Аллаһы Тәгалә хәтта махсус сакчылар куя: саклаучы фәрештәләр бу кешене бәла-казалардан саклый, имин булуын кайгырта... Бәлки шуңа күрә дә халыкта «әҗәтле үлмәс» дигән әйтем дә барлыкка килгән.
Өченчедән, әгәр кеше бурычка кергән икән, ул хәтта сәдака бирергә, хаҗ кылырга һәм чыгымнар таләп иткән башка изгелекләр эшләргә дә хаклы түгел. Әҗәтле кеше әҗәтен кайтаруны үзенең иң беренчел максаты итеп куярга тиеш. Галимнәребез билгеләп үтүенчә, ул хәтта ашауда да артыклык күрсәтмәскә, әйтик, җиләк-җимешләрдән, башка кыйммәтле ризыклардан баш тартырга тиеш.
Шушы хәдисләрдән күренүенчә, бурычка керү бик җитди адым, ул зур җаваплылык таләп итә.
Шәригатебез буенча мохтаҗлыкка, авыр хәлгә тарыган кешегә әҗәткә акча биреп, аның хәлен җиңеләйтү, булдыра алганча ярдәм итү саваплы гамәлләрдән санала. Әйе, ишетеп-белеп торабыз, кеше башына көтелмәгәндә кайгы килергә мөмкин. Мәсәлән, кемгәдер баласын дәвалауга фәлән миллион сум акча кирәк, дип әйтәләр. Әлбәттә, мондый очракта кеше рөхсәт ителгән юллар белән акча эзләргә тиеш: ул бурычка да керә, хәйрия фондларына да барып сорый. Бу дин кардәшләребезгә без дә берләшеп ярдәм итәргә тиеш.
Әмма акча сорап килгән кешенең мохтаҗлык дәрәҗәсен белү, шул акчаны ул нинди максатларга тотарга ниятләгәнен ачыклау да мөһим булып тора. Чөнки, мәсәлән, әгәр кеше чыннан да ярдәмгә мохтаҗ икән, аңа әҗәткә бирү — сөннәт, ягъни саваплы гамәлдер. Һәм, киресенчә, әҗәткә сорап килүче акчаны аракыга, отышлы уеннарга һәм башка шундый гөнаһлы эшләргә сорарга мөмкин. Бу очракта аңа акча бирү тыелган. Әгәр без сораучының төгәл исерткеч эчемлекләр эчүен яки отышлы уеннар уйнавын белсәк, аңа акча бирмичә, башка төрле ярдәм тәкъдим итәргә тиешбез. Мәсәлән, аңа кибеттән ризык алып бирергә була.
Әйе, бүген шактый кешене «кайдан гына әҗәткә алыйм икән» дигән мәсьәлә борчый, ләкин «алынган акчаны ничек кайтарырмын?» дигән уй башына килми торганнар да бик күп. Шунысы да бар: кайберәүләр әҗәтләрен чыннан да кайтара алмаганга кайтармый. Әмма кайбер кешеләр, мөмкинлекләре була торып та, кеше акчасын кайтаруны мөһим эшкә санамый. Шундыйлар, әҗәтләре булуга карамастан, яңадан-яңа кием ала, машиналарын яңарта, фатирларында ремонт ясый, ягъни үз кирәгенә акча таба, ә әҗәтне кайтарырга — юк. Исләренә төшерә башласаң, шундыйлар әрсезләнеп, аралашудан баш тарта, шалтыратсаң, телефонны сүндерә, килсәң, ишекне ачмый. Бу, әлбәттә, бернинди әдәп кысаларына сыймый. Шулай аралар бозыла, кайвакыт хәтта туганнар арасында да дуслык бетә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәламнең бер хәдисендә бу хакта болай диелә: «Әгәр әҗәтен кайтарырга мөмкинлеге була торып та, әҗәтле кеше моны эшләмәсә, ул башкаларны кыерсытучы залим кебек булыр һәм аңа бу гөнаһка тиң җәза бирелер». Башкаларны шулай борчып, әҗәтен кайтармыйча йөргән кешегә Аллаһы ачу күзе белән карар һәм ул тормышындагы бәрәкәтен югалтуы ихтимал.
Мәгълүм мәкальдә «бурычлы үлмәс» дип әйтелсә дә, чынлыкта, беркем дә бу дөньяда мәңгегә калмый. Хәдисләрдән беләбез, кеше әҗәтләрен кайтармыйча үлеп китсә, аның киләчәк тормышта хәле бик мөшкел булыр! Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын. Шуңа күрә җеназа алдыннан да кешенең бурычлары турында сорала. Мондый очракта, әлбәттә, бу йөк кешенең гаиләсенә, туганнарына күчә яки бурычка биреп торган кеше аны гафу итәргә мөмкин.
Газиз дин кардәшләрем, менә монда төрле аңлашылмаучанлыклар да килеп туарга мөмкин, чөнки бу мал, байлык мәсьәләсе. Ә Аллаһы Раббыбыз безгә мондый бәхәсләрнең чишелеш юлын күрсәткән. Коръәни Кәримнең иң озын аяте — бу "Әл-Бәкара«ның 282нче аяте — бурычка бирүгә багышланган һәм ул бик мөһим кагыйдәне өйрәтә: «Ий иман китерүчеләр! Билгеләнгән бер вакытка кадәр бер-берегезгә бурычка бирсәгез, (бәхәс-тартышуларга юл ачмас өчен) аны (теркәп) языгыз. (Ышанычлы) Язучы арагызда (аерма ясамыйча) гаделлек белән язсын. Яза белгән беркем дә Аллаһы (язу сәнгатенә) өйрәткәнчә (дөрес итеп) язудан баш тартмасын, язсын. Өстендә (үтәләсе) хак булган (бурычлы) кеше исә (бурычын дөрес итеп) яздырсын, (кайтарырга тиешле хакны яшерүдән) Раббысы Аллаһыдан курыксын һәм аннан (бурычтан) бернәрсәне дә киметмәсен...» («Әл-Бәкара, Сыер» сүрәсе, 282нче аять).
Димәк, бурычка биргәндә һәм алганда, Раббыбызның әмерләрен үтәп, без акчаның күләмен һәм кайтарылачак вакытын язып теркәп куярга тиешбез. Әдәп ягыннан, моны беренче булып бурычка сораучы тәкъдим итсә, яхшырак була. Әмма ул әлеге кагыйдәне белмәсә яки онытса, бурычка бирүче кеше: «Кардәшем, Раббыбызның әмерен үтәп, язуда теркәп куйсак (расписка ясасак), бик күркәм булыр», — дип әйтергә кыенсынмасын. Шушы «расписка» ике якны да яклый, һәм берсе үлеп киткән очракта да, варисларга эшне җиңеләйтә.
Хөрмәтле мөселманнар, әҗәткә алыргамы, әҗәткә бирергәме — шәхси эшебез. Тик шушы әҗәт аркасында золымлык, нәфрәт, дошманлык тумасын өчен, бурычка алып торучы аны кайтару нияте белән алсын һәм вакытында кайтарсын. Ә әҗәткә биреп торучы исә, биргәндә — кайтармасалар да риза булырлык итеп, яисә, вакытында кайтармасалар, кичектерергә риза булып бирсен.
Халкыбызда «бурычка баткан» дигән гыйбарә бар. Чыннан да, кайбер кеше бер мәртәбә бурычка алса, аннан соң кабат-кабат ала, бурычларыннан котыла алмый, әйтерсең лә бер сазлыкта бата ул. Бурычлардан котылу өчен күп кенә догалар да билгеле. Мәсәлән: «Аллаһүммә-кфинии бихәләәликә ган хәраамикә вә әгънинии бифәдъликә гаммәң сивәәк» («Аллаһым! Миңа, хәрамнан сакланып, хәләл белән генә канәгатьләнергә насыйп әйлә. Раббым, Синең мәрхәмәтеңнән кала, башкасына мохтаҗ әйләмә».
Аллаһы Тәгалә барчабызны да бурыч афәтеннән сакласын, мохтаҗлыктан сакласын, бурычлыларга котылу насыйп итсен, әҗәткә биреп торганнарга тиешле әҗер-савапларын насыйп итсен. Әмин.
Динар хәзрәт ЗЫЯТДИНОВ.
Автор: Фануз Хабибуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев