Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Буш өметләргә табынып чишмәләрне пычратмагыз

Каян килде, нәрсә өчен, кая барабыз? Кеше өчен тормышта яшәгәндә мөһим булган сорауларның иң хәерлесе шушылар. Әгәр кеше үзенә-үзе дөрес яшәү өчен сораулар биреп, дөрес җаваплар эзләмәсә, адашып буталып яшәвендә ни мәгънә?..

Яшәү дәверендә моң-зарлар, үкенечләр һәм башка күп күңелсезлекләрдән генә торачак. Менә кешеләр белмәгәнлектән, бушлыклар белән тутыралар. Шуны гына көтеп йөргән шайтан да килеп, үз фикерен биреп китә: дөрес эшлисең, дөньяда бер генә яшисең, барын да кулланып кал, үләсең дә бетәсең, күп уйлама, баш катырма, ничек телисең шулай яшә, ди. Күпме генә кешеләр бүген үзләрен-үзләре аклап, алдап, маска киеп йөгереп, чабып утка баралар. Юкса, һәркемгә, хайваннан аермалы буларак, аң бирелде.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә үзе әйтте: "Кеше үзен-үзе үзгәртмәсә, Мин үзгәртмим", диде. Кеше үзе дә бик еш кабатлый торган әйтем бар - Аллаһ сакланганны саклыйм дигән. Без нәрсәләрдән ничек сакланабыз соң һәм Бар итүчегә нәрсә тапшырабыз. Бүгенге көндә, хәер, элеккеге кешеләрдә үзләренә ниндидер буш өметләр белән табыну урыннары, әйберләре булдыралар. Сүзем үзебезнең авылдагы үтә дә куркыныч күренешкә борчылып язуым.


Чишмәгә суга дип төшсәм, улак тулы вак тиен акчалар ята. Су алганчы бу эшне белми башкаручыларның бозыклыкларын кичерүен сорап дога кылдым. Уйлап карагыз әле, Үзен-үзе саклап кала алмаган гап-гади ризык кешегә ничек итеп булыша алсын ди? Дөньяда Аллаһыдан да бөек табынырга тиешле зат юк. Чөнки бар да чикле. Беренчедән - бу гамәл тиңдәш эзләү (ширек), икенчедән - акчагыз әрәм (исраф), өченчедән - суны пычрату (зыян китерү), дәлилсез ышану (сукырларча иярү), яңалыклар кертү (бидгать). Менә мондый күп төрле бозыклыклар кылучыга Аллаһның ачуы бик каты. Гафу сорап, тәүбә итсәгез, намаз өйрәнеп, мөселман булсагыз, Иншаллаһ, кичерелерсез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250