Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Быел Ураза гаете сәгать ничәдә булачак?

Быел Ураза гаете 13 майга туры килә.

Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтәчәк. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып, таң аткач Коръән укудан башланачак. Авылларда бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге 6.00 сәгатьтә башланып китәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителде. 

Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 5.30 сәгатьтә биредә хафизлар Коръән аятьләрен яңгыратачак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Соңыннан 6.30 сәгатьтә мөселманнар гает намазын кылачак.

Чыганак: Интертат ; фото: «Татар-информ» / Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гает намазы Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте рамазан ае Ураза гаете