Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Быелгы корбан нисабының күләме билгеле

Бүгенге утырышта корбан нисабының күләме дә тәгаенләнде: барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри

(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Бүген  нәзарәттә Казыйлар шурасының киңәйтелгән җыелышы үтте. Утырышта барлык төбәк казыйлары, мөфтиятнең җитәкчелек вәкилләре катнашты, мөхтәсибләр. Казыйларның игътибар үзәгендә төп мәсьәлә буларак Корбан бәйрәменең гает намазы вакытын һәм корбан нисабын билгеләү торды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булганча, Корбан гаете көне Зөлхиҗҗә аеның 1 нчы көнендә, ягъни 2019 елның 11 августында булачак. Татарстан казыйларының бердәм фикере буенча, бу көнне корбан чалырга өлгермәүчеләр 12 һәм 13 август көннәрендә шулай ук корбанлыкларын бугазлый алалар. Бүгенге утырышта корбан нисабының күләме дә тәгаенләнде: барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри.

Бәйрәм намазы 11 августта Казан шәһәрендә 4.30 сәгатьтә укылачак. Бәйрәм вәгазен иртәнге 4.00 сәгатьттә башлау тәкъдим ителә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Казанда 19 урында корбан чалу оештырылачак – аларның төгәл адреслары һәм телефон номерлары белән исемлек соңрак хәбәр ителәчәк. Башка еллардагы матур гадәт буенча, балалар өчен бәйрәм чаралары мәчет каршындагы мәйданчыкларда, район-шәһәр паркларында дәвам итәчәк. Алар гает көннәрендә уздырылачак.

Фото: dumrt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан чалу