Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Быелгысы Рамазан ае Куныр җирлегендә матур истәлекләре белән озак сакланыр (фото)

Авылыбызда зурлап ике ифтар ашы узды.

3 апрель көнне Якты Юл җәмгыяте ифтар ашы уздырды. Бу ифтарда барлыгы 73 кеше катнашты. Куныр җәмгыятенең яңа җитәкчесе Азат Ганиевка зур рәхмәт. 5 апрель көнне үзебезнең җирлекнең игелекле улыда Куныр халкы өчен ифтар ашы уздырды. Үз исемен әйтергә теләмәсәдә аңада Аллаһның рәхмәтләре булсын. Тырышып уздырган ифтар ашлары кабуллардан булып, киләсе елларда да шушылай тулы өстәлләрдә ифтарлар узса иде. 

10 апрель гает көнне авылыбыз яшьләре гаеткә килүчеләр өчен күркәм бәйрәм оештырды, авылдашларын коймак, пылау белән сыйладылар. Шушы ук яшьләребез гает алдыннан мәктәп укучыларын, балалар бакчасында йөрүче сабыйларны тәмлүшкәләр тутырылган күчтәнәчләр белән сөендерделәр. Ураза вакытында тәрәвих намазларына йөргән балаларга аерым бүләкләр бирделәр. Авыл халкы өчен тырышып, Аллаһ ризалыгы өчен башкарылган һәр эшегез үзегездән соң үсүче буынга үрнәк. 

Һәркайсыгызга Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын, эшләрегез уң булып, гаилә бөтенлегендә, исән-сау яшәргә язсын сезгә.

12 апрель көнне Борнак авылында узган Намаз бәйгесендә мәчеттә дини белем алучы балаларыбыз төрле номинацияләрдә 8 урын, Норма авылында узган Коръән бәйгесендә 7 урын алып кайттылар. Балаларны әзерләгән остазларыбызгада чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Аллаһ сезнең һәркайсыгызны зурласын. Форсаттан файдаланып Борнак җәмгыяте җитәкчесе Нәҗипов Рәфкать Нәкыйп улынада Аллаһның чиксез рәхмәтләре булсын. Балалар өчен оештырылган бу ярышка бик саллы бүләкләр әзерләнгән иде. Балалар сөендереп, балалар күңелендә ислам диненә карата хөрмәт уята алуы, бәйгене зурлап уздыруы олы хөрмәткә лаек. Ихтирам белән Куныр авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан ае