Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәйрәм үтте, әйтәсе сүзләр калды (+фото)

10 июнь көнне Куныр авылында балалар өчен мөселман сабантуе узды. Инде Бәйрәм булганга 10 көнләп вакыт узды, әмма аның матур хатирәләре әле дә күңелләрдә саклана.

Сабантуй мәйданы бу көнне балаларның көр тавышыннан яңгырап торды. Хөрмәтле мөгалимәләребез Зөлфия Хәйретдинова, Люция Вагидуллина, Рәмзия Галиевалар, һәрвакыт җаны-тәне белән тырышып йөрүче Тәгъзимә апа Сәгетдиновага Аллаһның рәхмәте булсын. Шулай ук бәйрәмне үткәрү өчен дуслары белән  кайткан авылдашыбыз Рүзәл Мөхәммәдиевка да  чиксез рәхмәт. Бәйрәмнең матур үтүенә зур өлешләрен керткән иганәчеләргә дә хөрмәтебез чиксез. Уеннарда катнашкан барлык бала да бүләкле булды. Мөселман сабантуе дәвамлы булсын иде дигән теләктэ калабыз. Бәйрәм көнендә балалар гына түел, алар белән бергә килгән әби-бабайлар да, әти-әниләр дә күңелләренә ял алып кайтты.

Гөлназ Шакирҗанова

Куныр авылы

Разыя Закирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев