Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәйрәмгә бәйрәм өстәлә

8 март – халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан мөселманнар өчен тагы бер зур бәйрәм – Рәгаиб кичәсе билгеләп үтелә.

Раҗәб аеның ике күркәм кичәсе бар: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Раҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче. Быел ул 7 март киченә туры килә. Бу Мөхәммәт (с.г.в.)нең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминәнең никахлары булган көн. Рәгаиб - Аллаһ гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп биргән, догалар кабул ителә торган кичә.

Шул уңайдан Рәгаиб кичәсенең фазыйләтләре хакында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам хатибы Нияз хәзрәт Сабиров «Татар-информ»га түбәндәгеләрне сөйләде.

– Рәгаиб кичәсе изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган мөбарәк кичә. Быел Рәгаиб кичәсе 7 март киченә туры килә. Бу кичә сөекле Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе – Ваһаб кызы Әминәнең никахы булып, тәүге тапкыр кавышкан көне.

Ни өчен бу кичәне билгеләп үтәбез соң? Җавабы гади: шушы никах нәтиҗәсендә галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Бу кичә безгә мөселманнар арасындагы никахның әһәмиятен искә төшерә. Никах – ул ике затның әүвәл Аллаһка, аннары әти-әниләренә, шаһитларга һәм бер-берсенә вәгъдә бирүләре, ягъни бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Раббыбыз кушканча, әти-әниләребезне онытмыйча гомер буе яшиячәкбез, дип вәгъдә бирүләре.

Кешегә никах гөнаһсыз тормыш алып барырга мөмкинлек бирә. Ул – нәсел калдыру өчен иң яхшы чара. Никахта җаваплылык тойгысы һәм балаларны тәрбияләү кирәклеге кешене хезмәт итәргә һәм үз бурычын үтәргә этәрә. Никах гаилә тормышын җайга сала һәм бәхетле, бар яктан камил булган җәмгыятьне тудыра.

Саф динебез ир-ат белән хатын-кызның никахсыз мөнәсәбәтләрен катгый рәвештә тыя. Бүген күп кенә егетләр һәм кызлар бер-берсен ошатып, яратып никахсыз якын мөнәсәбәтләргә керәләр, зина кылалар. Мондый мөнәсәбәтләр, әлбәттә, хәерлегә китерми. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә бу хакта болай дип әйтә: “Зинага якын бармагыз. Чөнки зина – әдәпсезлек, бер нәҗес гамәлдер, пычрак юлдыр” (“Исра” сүрәсе, 32 аять).

Никахсыз гаиләдә бәрәкәт булмый, андыйларда игелексез бала туарга мөмкин.

Нияз хәзрәт Сабиров Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш итә. Галимнәр әйтүенчә, Мөхәммәд (с.г.в.)нең бу кичәдә уяу торып гыйбадәтләр кылганлыгы хакында да мәгълүмат бар. Шуңа да мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирергә, бигрәк тә ихлас догалар кылырга тиешләр.

 

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам