Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәйрәмгә тиң җәйге яллар (+фоторепортаж)

Сагынып көтеп алган җəйге ялларда үтеп тә китте. Шушы ялларда иң искə калганы, “Ислам нуры” мəчетендəге узган ял чарасы булды.

Тукай Кырлайда булулары, төрле мастер-класста катнашулары күңелдə матур хислəр калдырды. Соңгы көнне дə, башка елдагыдан күңеллерəк итеп үткəрдек. Əти- əнилəрне чакырып, аларга матур бəйрəм күрсəттек. Үзебезнең яраткан сүрəлəребезне сөйлəдек, исламга багышланган викторинада катнаштык, үзебезнең исламча киенгəн курчакларыбыз белән таныштырдык.Үзебезнең өйрəнгəннəребезне белән уртаклашканнан соң, бəйрəмнең иң күңеллесе, икенче өлеше, ишек алдында дəвам итте. Бар кешедə рəхəтлəнеп, карусельдə атынды, күпереп ясалган мамыклар ашадык, иң күңеллесе –  батутта туйганчы уйнадык.  Безгә зур бәйрәм ясаганы өчен Рамил хəзрəт Гыйльмановка рəхмəт сүзлəребезне җиткерəбез. Безнең  күңелләрдə матур истəлеклəр калдырганы өчен Аллаһ үзен зурласын.

Иркә Шакирова

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев