Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чапшар мәчетендә Корбан ашы үтте

Чапшар авылында өлкәннәр көне уңаеннан 30нчы сентябрь көнне зур бәйрәм булды.

Авылыбыз мәчетендә авылыбыз өлкәннәрен хөрмәтләп авыл мәдәният йорты, мәктәп һәм ясле-бакча комплексы коллективы, Тимирязев исемендәге җәмгыять һәм киң күңелле авылдашлар ярдәме белән Корбан ашы мәҗлесе үтте. Корбан ашын авылыбызның барлык балалары да авыз итте, алар өчен зур сөенеч булды. Вәгазьләр тыңланды.
Авылыбыз өлкәннәрен тагы бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Рәхмәт Сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Сез безгә һәрчак үрнәк булып, заман авырлыкларына бирешмичә алдагы тормышка өмет белән карап яшисез һәм безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузасыз, акыллы киңәшләрегез белән яшьләрне тәрбияләүгә күп өлешегезне кертәсез!
Сезгә Ходай картлык көннәрегезне тән сихәтлеге, җан тынычлыгы белән кадерле кешеләрегезнең тирән кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтләрен тоеп, рәхәт, мул тормышта яшәргә насыйп итсен иде. Амин!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250